Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Биология укытучылары районара семинарда катнаштылар

Мөслим районы биология укытучылары районара семинар эшендә чыгыш ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

17 апрельдә  Сарман районы Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Химия һәм биология дәресләрендә укучыларның табигый-фәнни грамоталылыгын үстерүдә дифференциаль алымны гамәлгә ашыру» дигән темага районара семинары узды. Семинарда Мөслим районыннан сигез укытучы катнашты. Мөслим гимназиясеннән Ләйсән Бариева, Венера Семенова, лицейдан Раушания Хафаева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Фәридә Мостаева, Түбән Табын төп мәктәбеннән Алсу Садриева коллегалары алдында чыгыш ясадылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәгариф идарәсе методисты Лилия Баева «Район күләмендә функциональ грамоталылыкны үстерү буенча методик эшне оештыру» темасын яктыртты. 

Фото – мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев