Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Утны кичкән егет

Танкка ут кабу сәбәпле, пешеп, ике ай комада яткан Руслан бүген икенче югары белем ала.

Руслан Харрасов турындагы язманы газета укучылар хәтерлидер. Югары хәрби уку йортын тәмамлаган, яңа гына гаилә корган чибәр егетне сөйгәне белән Владивосток шәһәренә озаткан идек. Бер елдан аз гына күбрәк вакыт узган. Шушы вакыт эчендә Руслан тормышында шактый вакыйгалар булды.
Әфган сугышы ветераны Ринат Харрасовның оныгы Руслан. Владивостокка хезмәт итәргә киткән егетне шәһәрдән 300 километр ераклыктагы хәрби өйрәнүләр мәйданчыгына җибәрәләр. Бер айдан махсус хәрби операция зонасына озаталар. 
Сирәк кенә шалтыратуларның берсендә Руслан: “30 октябрь көнне һөҗүмгә күчәбез”, – ди. Шунда ул идарә иткән танкка дошман ракетасы тияр дип кем уйлаган?! Техниканы ут камап ала. Каты бәрелүдән күпмедер вакытка аңын җуйган Руслан күзләрен ачуга бу мәхшәрдән чыгу юлын эзли башлый. Люкны ничек ачып чыкканын хәтерләми, нигә атмаганнарын да аңлата алмый. 
Җирле госпитальдә аңа беренче ярдәм күрсәтелә, аннан соң Донецк, Ростов госпитальләрендә дәвалана.
Егетне Санкт-Петербург хәрби медицина академиясе С.М. Киров исемендәге пластик хирургия клиникасына озаталар. Руслан ике айга якын ясалма комада була.
Аңына килгәннән соң, Русланга бер-бер артлы берничә операция ясыйлар.  Гаиләне сөендереп, 9 май алдыннан Руслан Мөслимгә кайта!
Руслан бүген дә хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалана.
Бик нык пешкән булса да, яшь организм бирешми, авырлыкларны акрынлап җиңеп бара. 

– Фаҗиганең беренче көннәреннән үк ярдәмгә ашыккан район җитәкчелегенә, матди ярдәм күрсәткән “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка, район халкына, мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, әфган сугышы ветераннары оешмасына, безне якын күргән туганнарга, дусларга, ярдәм кулын сузган һәркемгә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Бүгенге көндә хәрби операциядә булган егетләр исән-имин җиңеп кайтсыннар иде, – ди Русланның әбисе Флүрә Харрасова.

Наилә Сәлахова

Фото - Р.Харрасовның гаилә архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев