Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яшьләр тормышы

Укытучы булу – зур хезмәт

Фортепиано бүлегендә эшләүче тагын бер яшь белгеч Розалия Хәбибуллина да музыка белән кечкенәдән шөгыльләнә.

Фортепиано бүлегендә эшләүче тагын бер яшь белгеч Розалия Хәбибуллина да музыка белән кечкенәдән шөгыльләнә. Розалияның әнисе бала чагында фортепианода уйнарга хыялланган, шуңа ике кызын да сәнгать мәктәбенең фортепиано түгәрәгенә йөрткән. Кызлар үскәч, ул аларның Яр Чаллы сәнгать көллиятендә белем алуларын сорый. 

– Апам дәресләргә кечкенәдән үк яратып йөрде, ә минем сәгатьләр, көннәр буе фортепиано алдында утырасым, музыка белән шөгыльләнәсем килми иде. Шуңа карамастан, дәресләргә йөрүемнең нәтиҗәсе булды: өлкән сыйныфларда төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша идем. Шулай итеп музыка белән кызыксыну барлыкка килде һәм акрын-акрынлап көчәйде, – ди Розалия.

Көллиятне тәмамлаганнан соң, Розалия Казан федераль университетында “музыка укытучысы” юнәлешендә югары белем алган. Хәзерге вакытта ул магистр дәрәҗәсен алу өчен укый.

– Көллияттәге атмосфера, сәләтле пианистлар тырышып укырга, катлаулы программаларны үзләштерергә мотивация бирде. Ул вакытта миңа ышанган укытучым Надежда Тюрикова кебек мин дә бүген укучыларымны “тыңлап” эшләргә тырышам, – ди ул.

Розалия Хәбибуллина сыйныфында төрле яшьтәге тугыз укучы белем ала. Эшендә ул С. Рахманинов, А. Дворжак, И. Брамс кебек композиторларның әсәрләрен кулланырга ярата. Киләчәктә татарча әсәрләрнең аранжировкаларын булдыру өстендә эшләргә планлаштыра. Бүгенге заман композиторларының әсәрләрен тыңлый.

– Төрле сәбәпләр аркасында укучылар өйдә шөгыльләнүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирми. Инструментка карата кызыксыну уяту өчен укучылар алдында төгәл максатлар куярга тырышам, шулардан иң әһәмиятлеләре: конкурсларда катнашу, зачетлар тапшыру, йомгаклау концертларында чыгыш ясау. Тавыш яздыру белән дә шул максатта эшләргә телим, – ди Розалия Хәбибуллина.

Яшь белгечне укучыларның кызыксынуы, аларның музыкага мөнәсәббәте, “янып торучы” күзләре, концертларда катнашуы илһамландыра. Розалия җәйге табигатькә сокланырга, гаиләсе янәшәсендә булырга ярата.

– Балалар белән эшләргә яратам. Музыка дөньясына тәүге адымнарын ясаучы укучылар белән эшләү кызыклы. Яшүсмерләр катлаулырак программаларны өйрәнә башлый, музыка дөньясы шедеврларын үзләштерә, укучылар тәҗрибә туплый, иҗади шәхес булып үсә, – ди ул.

Розалия Хәбибуллинаның 5 яшьлек кызы Элиза җырларга һәм биергә ярата. Әнисе Элиза киләчәктә фортепиано белән дә кызыксыныр, дип өметләнә. Яшь белгеч үсеп килүче буынга максатчан булырга, авырлыклардан курыкмаска һәм һәрвакыт яңалыкка омтылып яшәргә киңәш итә.

Рәмилә Сәләмова

 Фото – Р. Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев