Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

“Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып

Политехника техникумы укучылары мичләр ясый.

Республикада волонтерлар һәм кеше кайгысына битараф булмаганнар тарафыннан мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештырылды. Безнең районнан да берничә тапкыр, азык-төлек, җылы кием-салым, бәйләнгән йон оекбашлар, дарулар һәм башка кирәкяраклар туплап, Казанга илттеләр.
Кыш. Хәрби хәрәкәтләр җылы якта барса да, салкын үзенекен итә. Суы, уты, җылылыгы булмаган йортта яшәүне күз алдына китерүе дә авыр. Күпләр бүген шушы халәттә көн күрә. Халкыбыз элек-электән мәрхәмәтле, ярдәмчел булган. Кеше хәсрәтен уртаклашу, авыр чакта ярдәм итү – күркәм гамәл. Лисичанск шәһәре халкы өчен районның берничә оешмасы җылыну өчен кирәкле җиһазлар ясый башлады.
Алар арасында политехника техникумы да бар. Техникумда укучылар халык телендә “буржуйка” дип аталучы мичләр ясау белән мәшгуль. Мич ясарга техникумның производствога өйрәтү мастеры Евгений Басорин өйрәтә. – Лисичанскига ярдәм йөзеннән мичләр ясарга кирәклеген директорыбыз Илнар Миргалимов әйтте. Башта мич ясау технологиясен өйрәндек, махсус әдәбият укыдым, интернет ресурсларыннан файдаландым, сызымын сыздым. Төп максат – утын яки күмернең озак януын һәм мичнең җылы торуын тәэмин итү. “Агромастер” җитештерү компаниясендә сызым нигезендә металл пластинкаларны кисеп бирделәр, аларга бик зур рәхмәт!
Эретеп ябыштыручыларның кичке группасын тәмамлаган егетләр, икенче курста белем алучы студентлар практик дәресләрдә мичләрне җыйды. Укучылар, бер яктан, практика узды, икенче яктан, бу ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү дә булды, – ди Евгений Петрович.
Егетләрнең чын күңелдән, тырышып эшләгәннәре күренеп тора. Махсус киемнәрдән, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, бер мич артыннан икенчесен ясап, “тудырып” кына торалар. – Техникумда эретеп ябыштыручы һәнәренә ике айлык курсларда 14 егет укый, дүрт еллык уку курсларында 11 студент белем ала. Алар биредә теоретик белем генә алмый, практик яктан да зур тәҗрибә туплый.
Укуны тәмамлаганнан соң төрлеоешма-предприятиеләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куялар. Эшләргә теләгән кеше өйрәнә, остара, үсә. Тормыш алып бару өчен менә дигән һөнәр, – ди техникум директоры Илнар Миргалимов.
Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче Наил Шәмсетдинов тимер мичләр ясауда бик теләп катнаша. – Без, техникум студентлары, “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, мастерыбыз Евгений Басорин белән Лисичанск шәһәренә ярдәм йөзеннән мичләр ясарга булдык, – ди Наил. – Әлеге мичләр күчереп йөртергә уңайлы, күмер дә, утын да ягарга була.
Безнең гомуми эшкә өлеш кертү турындагы хыялларыбыз, ниһаять, тормышка ашты, – дип сөенече белән уртаклашты Илмир Кашапов.
Райондашларыбыз ясаган мичлар өйләрне генә түгел, күңелләрне дә җылытсын иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев