Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Алдынгыларның беренче фестивале (фоторепортаж)

Бүген Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим районы бүлеге беренче фестивален үткәрде. Фестиваль “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узды. Беренче фестивальгә дәрәҗәле кунаклар да килде.

Алдынгылар район башлыгы Альберт Хуҗинны һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановны шатланып каршы алдылар.

Фестивальдә катнашучыларны хәрәкәтнең Мөслим бүлеге җитәкчесе Алсу Бубекова да сәламләде. Хәрәкәтнең башлангыч бүлек җитәкчеләре һәм активистлары Алдынгылар хәрәкәте район бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Алдынгылар хәрәкәтенә беренче адымнарын атлаучылар үзләренең хәрәкәткә керергә әзер булуларын күрсәттеләр. Аларга хәрәкәтнең билгесе һәм талисманы тапшырылды.

Чара барышында алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре үзләренең командаларын тәкъдим иттеләр. Төрле мастер-классларда катнаштылар. “Холодный драйв” вокаль-инструменталь төркеменең җырлары да чарада катнашучылар күңеленә хуш килде.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев