Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Табигатьнең тиңсез хәзинәсе

2022 елда туган авылым Метрәйдә чишмә ачкан идем. Якыннарыбыз белән бер фикергә килеп, аны Фаил чишмәсе дип атадык.

Чишмәгә йөрүчеләр күп. Суы тәмле дип, Мөслимнән үк киләләр, бидоннар белән алып китәләр. Карап торсаң гына, чишмәләр халыкка озак еллар хезмәт итә. Чишмәгә менү юлларын төзәтергә, ныгытырга иде, дип уйлый башладым. Метрәй колхозының су башнясы җимерелү сәбәпле, фермер Илнур Ситдыйков ул корылманы сатып алып сүтә башлады.  “Эх, бу ташлар чишмә баскычына бик ярар иде”, – дип хыяллана башладым. Сатып алу нияте белән Илнурдан сорарга булдым. Чишмә баскычын ясау өчен 32 данә таш сорадым. Илнур: “Чишмәгә булса, бушка бирәм”, – дигәч, күзләргә яшь тулды. Бар бит мәрхәмәтле кешеләр!

Узган ел шушы ташлардан чишмәгә баскыч ясадым. Бу эшемә сөенеп туя алмыйм! Илнурга да, мәрхәмәтле бала үстергән әтисе Вакыйфка да рәхмәт!

Фаил Баев. Мөслим.

Фаил Баев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев