Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Эшле дә, ашлы да булдык!

Безнең “Урожай” колхозы алдынгы колхозлардан санала иде. Акчасын да, ипиен дә вакытында биреп барды. Фер- малар гөрләп торды, халыкка эш бар иде.

Колхозлар таралгач, ферма тораклары җимерелде, халыкка эш бетте. Авыл халкының төрлесе төрле җиргә таралды.
Акча урынына хезмәт хакына майонез, эремчек өләшкән чорларны да үттек.

Ярый әле, бәхеткә, “Август” компаниясе килеп, агрофирма ачты. Районда эшкәртелмәгән җирләр юк хәзер. Үрәзмәт сөтчелек фермасын ачып, бик күп авылдашларны эшле иттеләр. Пай җирләренә ипи бирә башладылар. Урамда эшсез йөрүчеләр дә бетте. Агрофирмада эшләүчеләрне автобус белән йөртәләр. Халык бик канәгать! “Август-Мөслим”
җәмгыяте җитәкчесе Азат Нәҗметдиновка рәхмәт! Компания җитәкчелегенә ныклы сәламәтлек, алдагы көннәрдә дә уңышлар насыйп булсын!
Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф.

Фото - "мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев