Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Авылыбыз горурлыгы

Туган авылым Бүләкнең исеме җисеменә туры килгән: ул дөньяга даһи, бөек кешеләр бүләк итә. Авылны кешеләре бизи. Шуларның берсе – Илназ Кәрамов.

Илназ абыйның әти-әнисе шушы авылдан. Әби-бабасына кунакка кайткан арада ул эшкә, тормышның тәмен, кадерен белергә өйрәнә.
Зәкәрия абыйсы белән трактор, комбайн янында кайнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә төзүче һөнәрен үзләштерә. Яр Чаллыда аның куллары белән төзелгән йортлар бик күп. Ул эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.
Авылга кергәндә, “Бүләк авылы” дигән язу каршы ала. Өстәвенә, “Советлар Союзы герое Илдар Маннан улы Маннановның туган авылы” дип йолдыз да куелган. Хәзер авыл яшьләре һәм бездән соң килгән буыннар герой туган авыл икәнен белеп торачак!
Бүләктәге тагын бер үзгәреш – Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә стела төзү. Бу идеяне Илназ абый бик тиз чынга ашырды: авыл халкы белән акча җыеп, бер ай эчендә стеланы ясап та куйдылар. 2021нче елның җәендә стеланы танта-
налы төстә ачтылар. Ничә еллар бәйрәм рухы сизелмәгән Бүләк авылы ул көнне чынчынлап гөрләде. Авыл халкы, Бүләктә туып читтә яшәүчеләр әлеге чараның шаһитлары булды. Авыл уртасындгы бу объект яныннан берәү дә туктамыйча үтми. Барысы да кызыксынып мемориаль тактадагы исемнәрне барлый.

Лениза Мөхәммәтова, ТМТВ телеканалының тапшырулар продюсеры.

Фото - Илназ Карамовның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев