Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

“Аулак өй”дән җиңеп кайттык

Милли җанлы, үз телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән киләчәк буын тәрбияләү – мәгарифнең төп юнәлеше.

Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәргә тиешле васыять итеп тапшырыла. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас,  ди халык. Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләрнең нинди сыйфатларга ия булуына да бәйле. Балаларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле.

Республикакүләм “Аулак өй – көрәш” төбәкара проектының да максаты шундый. Туган телебезнең камиллеген күрсәтеп кенә калмыйча, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, халык җырлары, уеннары белән таныштыру, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уяту. Бу кызыклы һәм файдалы бәйгенең зона ярышлары Мөслимдә үтте. Бәйге яшь буынны, төрле өлкәләрдә эшләүче урта буын яшьләрне һәм өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә алды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә оештырылган бәйгедә дүрт команда чыгыш ясады. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Тукай оныклары” командасы финалга үтте. 

Финал ярышлары исә февраль аенда Г.Тукайның туган җирендә – Арча районы Кырлай авылында оештырылды. Чит төбәкләрдән, Чувашия Республикасыннан, Санкт-Петербургтан килгән командаларда татарча сөйләшергә омтылучы, татар милләтеннән булулары белән горурланучы балаларны күрү соклану һәм сөенү хисләре уятты.

Фото – Синара Яббарованың шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев