Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Хәтер

Яхшы сыйфатларны гына күрә белде

Бу атнада Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булган гвардия ефрейторы Ренат Әхмәтовны соңгы юлга озаттык

Ренат Әхмәтов 1978нче елның 8 апрелендә Мөслим авылында дөньяга килә. Бик иртә әнисен югалта, бу вакытта аңа нибары 6 яшь була. Әнисен иртә югалту аның холкын чыныктыра, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Апасы Римма белән Ренат бер-берсенә терәк булып үсәләр.

– Ренат кечкенәдән үк техника белән кызыксынды. Ул сәгатьләр буе двигательләр, механизмнар төзелешен өйрәнә, техниканы сүтеп җыярга ярата иде, – ди Римма Басимова.

Бу кызыксынуы аның киләчәк тормышында да чагылыш таба. 1994 елда, Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Ренат 94 санлы һөнәр училищесына укырга керә. Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист белгечлеген ала. Яшүсмер чагыннан ук урып-җыю чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, эшкә һәм җаваплылыкка өйрәнә.

2003 елда Ренат Әхмәтов Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә эшкә килә. Кыска гына вакыт эчендә үзен җаваплы һәм төгәл хезмәткәр итеп таныта. Ул бу өлкәдәге яңалыклар белән кызыксынып, эшен иҗади якын килеп башкара. Бу сыйфаты игътибарсыз калмый: аны Мөслим телевидениесенә оператор итеп күчерәләр, ә аннары баш монтажчы итеп билгелиләр.

Ренат һөнәрен профессионалларча, күңел биреп, яратып башкарды. Мөслим радиосын эшләтеп җибәрүдә дә аның өлеше зур. Әтисе – Мөслим матбугат үзәге директоры Мөдәмил Әхмәтов белән бергәләп Ренат радио эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнде, район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре белән бергәләп техник мәсьәләләрне хәл итә иде. 2006 елда ул Мөслим матбугат үзәгенең радио буенча урынбасары итеп билгеләнде. 2010-2014 елларда Мөслим матбугат үзәгендә оператор-монтажер булып хезмәт куйды.

2022 елның октябреннән ул “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе составында махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби кушаматы “Журналист” була. Батырлыклары өчен “Батырлык” һәм “Артемовскны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 2023 елның апрелендә туган ягына кайта. Әмма, ир-егетнең бурычы – Ватанны саклау, дип, 2024 елның декабрендә Россия Хәрби көчләре составында контракт нигезендә махсус хәрби операциягә китә. 106нчы гвардия Һава десанты дивизиясенең 51нче гвардия парашют-десант полкында парашют-десант ротасында укчы булып хезмәт итә. 2026нчы елның 26 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Райондашыбыз белән хушлашу мәрәсиме Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында үтте.

– Ренат Әхмәтов иң авыр бәрелешләрдә катнашкан. Сугышта булган кешенең күңеле ката, диләр, әмма Ренат, киресенчә, нечкә күңелле, самими иде. Бик матур сөйләшә һәм үзен әдәпле тота иде, – дип, район башлыгы Альберт Хуҗин Ренатның хатыннан өзекне дә укыды.

Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән районыбызның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов кайгы уртаклашты.

Район мөхтәсибәтенең мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов Ренат Әхмәтовның йөзендә һәрвакыт елмаю балкуын, аның ихлас, ярдәмчел булуын билгеләп үтте. “Егет без!” төркеме җитәкчесе, волонтер Рузәл Минһаҗев Ренат белән бергә комбайнда эшләвен, аның белән махсус хәрби операциядә күрешүен искә алды һәм аның истәлегенә язган шигырен укыды. “Мөслим-информ” хезмәткәрләре Ренат Әхмәтовны теләсә нинди ситуациядә дә таянырлык, ярдәмчел, кешелекле ир-егет буларак искә ала. “Ул үз эшенең остасы иде. Тәҗрибәсен башкалар белән дә бүлеште, эш тәртибен өйрәтте, ярдәм итте. Беркайчан да беркемгә дә “юк” дип әйтә белмәде. Авыр чакта һәрвакыт ярдәмгә килде. Аңа таянырга була иде”, – диләр редакциядә Ренат белән бер чорда эшләүчеләр. Берәрсенә авырлык килсә, ул үз хәлен онытып ярдәмгә ташланды һәм башкаларны да шуңа өндәде. Ренат кешеләрдә бары матур сыйфатларны гына күрә һәм һәркемне ничек бар, шулай кабул итә белде. Ренат Әхмәтов һәрберебезнең күңелендә намуслы, кешелекле һәм Ватанга тугры ир-егет үрнәге булып сакланыр.

Фото – «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев