Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Хәйрия марафонында катнаштылар

“Чын йөрәктән” музыкаль хәйрия марафоны эшен дәвам итә.

-  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында татар эстрадасының популяр, яшь артистлары Алсу Һәм Азат Фазлыевлар концерты узды. Сокландыргыч тавышлары, матур җырлары, өлкәннәргә карата булган җылы мөнәсәбәтләре, репертуарының махсус өлкән яшьтәге кешеләр өчен сайлануы - тамашачыларны сокландырды. Артистларның чыгышы өлкән яшьтәге кешеләрдә иң җылы тәэсирләр калдырды аларны уңай энергетика белән тулыландырды һәм кәефләрен күтәрде.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм учреждение хезмәткәрләре исеменнән Алсу Һәм Азат Фазлыевларга иҗатларында уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләп, оешманың Рәхмәт хаты тапшырылды.
Музыкаль хәйрия марафоны дәвам итә! Интернатта яшәүчеләрне яңа очрашулар көтә, - дип хәбәр итәләр  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев