Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Мәктәпкә барырга ярдәм ит!

Шушы исем астында “Мизгел” яшьләр үзәгендә быел 17 нче тапкыр хәйрия акциясе үткәрелде

Күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга – беренче сыйныфка баручы 20 укучыга мәктәп кирәк-яраклары – канцелярия товарларыннан торган комплектлар салынган букчалар тапшырылды.

Портфельләрне алуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев ярдәм күрсәткән.

Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

– Республика акциясенә Мөслим районы ел да кушылып килә. Матур традиция буларак, әлеге чара яңа уку елы башланыр алдыннан оештырыла. Һәр гаиләдә бүген сөенечле мәшәкатьләр чоры – балаларны мәктәпкә әзерлибез, уку өчен кирәк-яраклар алабыз. Тик төрле гаиләдә мөмкинлекләр төрлечә. Арабызда мохтаҗлар, аз керемлеләр дә бар. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе нәкъ менә шундый гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән барлыкка килгән чара. Быел да хәйрия акциясе актив үтсен иде! – диде Альберт Хуҗин.

– Безнең гаилә күпбалалы. Тугыз бала үстерәбез. Быел җиденче балабыз – улыбыз Мирослав беренче сыйныфка укырга бара. Уку елы башланыр алдыннан безне шундый чарага чакырып хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Һәр әти-әнигә балаларының уңышларына сөенеп яшәргә язсын, илләребез тыныч булсын! – диде Светлана Кинарская.

Хәйрия акциясендә Мөслим электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев та катнашты. Бу көнне ул алты балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк итте.

Хәйрия акциясе 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында 160 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары, мәктәпкә киемнәр алу өчен район кибетләренә сертификатлар тапшырылачак.

– Беренче тапкыр мәктәпкә бару – иң истәлекле көн. Һәр бала өчен ул күңелле хатирәләре белән генә истә калсын иде. Бүген бирегә җыелган кызларның һәм малайларның күзләрендәге шатлыкны күрү өчен генә дә бу акциядә катнашырга була. Балаларыбыз исән-сау, сәламәт булсыннар! – диде Марсель Әһлиев.

Күңеле кушып, хәйрия акциясендә катнашырга теләге булганнар үзләре теләгән сумманы “Мизгел” яшьләр үзәгенә барып тапшыра ала. Оешма-предприятиеләргә средстволарны “Мөслим балалары” счетына күчерергә мөмкин.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясендә катнашучыларның максаты – ярдәмгә мохтаҗ балаларны сөендерү.

Акция Татарстанда 17 ел дәвамында үткәрелә һәм елдан-ел үзенең масштабларын арттыра бара. Битараф булмаган һәркем бу чарага үз өлешен кертсен иде. Баланы яңа уку елына әзерләүдә өстәмә ярдәм артык булмый.

– “Бердәм Россия” сәяси партиясе старт биргән хәйрия чарасында ел да катнашып киләбез. Күпбалалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, әтиләре мобилизациягә алынган балаларга мондый ярдәм чаралары алга таба да дәвамлы булып, райондашларыбыз да игелекле адымга теләктәшлек күрсәтсеннәр иде! – диде “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдртдинов.

Фотолар район хакимиятенең матбугат үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев