Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Игелекнең чиге юк

“Җырлы язмышлар” төркеме мөслимлеләргә хәйрия концерты куйды.

Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Карамованың тормышы тоташ игелекле эшләрдән генә тора, дисәк, ялгышмабыз кебек. Үзенең дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләвенә карамастан, язмыш сынавына дучар булганнарга ярдәм итеп, аларның тормышын бәйрәм итә белүче гаҗәеп кеше ул. Ун ел инде Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең инвалидлар оешмасын җитәкли. Бу җаваплы эшкә алынганнан бирле күпләрнең чынга ашмый калган хыялы булган сәхнәне бәхет утравына әйләндергән ул. 2021 елда Азнакай районы башлыгы карары белән аңа “Ел хәйриячесе” исеме бирелде.
“Җырлы язмышлар” төркемен оештыруына быел ун ел булган. Бүгенге көндә коллективта туксанга якын кеше исәпләнә. Һәрберсенең үз репертуары бар. Гастрольләрдә йөри алырдайларның берсен дә концертлардан калдырмаска тырыша. Шул рәвешле һәр концертның программасы уникаль килеп чыга, бер-берсен кабатламый. Шәхси машиналарына утырып, республикабызның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында чыгыш ясыйлар. Якын-тирә районнарга елына берничә тапкыр концерт белән барырга җитешәләр.
Әле ноябрь аенда гына “Игелек көне” дип аталган концерт программасы белән Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясаган иде Ләйлә ханым. 27 гыйнвар көнне “Җырлы язмышлар” төркеме З.Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында ике сәгатьлек концерт күрсәтте. Күңелләрендә дә, эш-гамәлләрендә дә чиксез мәрхәмәтлелек йөртүче бу кешеләр соклану хисе уята, тормыш кыйммәтләре турында уйландыра, йөрәкләрне кузгата. Һәрберсенең үз язмышы. Һәрберсе үзенчәлекле чыгышлары белән истә кала.
Гөлнара Зәйнакова 10 яшеннән бирле сәхнәдән төшми. “Җырлы язмышлар” төркеменә узган ел гына кушылган ул. Азнакай районындагы Мөслим авылында яши. Беренче группа инвалид булуына карамастан, концертларда катнашырга көч тапкан бу ханым 13 яшьлек малаена үрнәк әни булуны, кулыннан килгәндә, кешеләргә ярдәм итеп яшәүне тормыш максаты итеп алган. 
Концертка килгән тамашачыларны рус телендә җырлар башкаручы, үзенчәлекле тавыш һәм харизмага ия тагын бер хатын-кыз әсир итте. Светлана Алексеева - Актүбә эшчеләр бистәсеннән. “Күңелем белән һәрчак артист булдым”, – ди ул үзе турында. Мәктәп елларында Крылов мәсәлләре буенча куйган сәхнә күренешләрен, скетчларны елмаеп искә алды. Киләчәктә артист булырга хыялланган ул. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы чатнап торган кызның иң зур хыялы була бу. Әнисе аңа: “Авыл кызын артистлыкка алалармыни инде”, – дип, апасы белем алган институтка керергә тәкъдим итә. Инженер белеме алган Светлана ханым 36 ел Актүбәнең технологик транспорт идарәсендә эшли. Студент чагыннан ук алып баручы, тамада булып йөри, сценарийлар яза, әмма беркайчан да җырламый. Сызгыра белүче, каен тузында, кашыкларда, бәрмә инструментларда уйнаучы ханымны 60 яшен тутырган көннәрендә Актүбә мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сударушка” фольклор ансамбле җитәкчесе үзләренә чакыра. Җырлый белмим, дигәч, сызгырып булса да торырсың, диләр аңа. Тавыш тембрына игътибар итеп, аңа аерым җыр башкарырга тәкъдим итәләр. Шуннан бирле шансон, рус халык җырларын башкара ул. Чит телдә дә җырлый. Француз телен су кебек эчә Светлана ханым. Ике баласы, биш оныгы Казанда яши. Актүбәдә яшәүче 85 яшьлек әнисенә ярдәм иткән арада Светлана ханым хәйрия концертларында чыгыш ясарга да вакыт таба.
– Йөрәк кушуы буенча йөрим, ямансулап өйдә утырырга вакыт юк. Гомерем буе артист булырга хыялландым, 60 яшемдә шул тормышка ашты, – ди үзенчәлекле тавыш иясе Светлана ханым. Хыялланудан туктама, ул һичшиксез тормышка ашачак – менә аның тормыш девизы. 
Төркемдәге яшьләр – концертларга яңа көч алып килүче буын. 
Азнакай районы Сарлы авылыннан Ландыш Садретдинова елдан артык Ләйлә ханымга ярдәм итә. Ул үзе дә күп еллар инде иганәчелек белән шөгыльләнә. Бик күп конкурслар лауреаты. “Азнакай шәһәренең алтын волонтеры” исемен йөртә.
Райондашыбыз Эльвина Хафизова Казан шәһәренең мәдәният институтында биюче булырга укый. Аның ялгыз башкарган халык биюләре тамашаны үзгә төсләр белән баетты. Шау-шулы, тынгысыз студент тормышында Эльвинаның хәйрия концертлары өчен вакыт таба алуы мактауга лаек.
Мөслим гимназиясенең 9 сыйныфында белем алучы Камилә Шәкертҗанова җырчы булырга хыяллана. Концертларда Ләйлә ханым язган җырларга өстенлек бирә. Бу юлы ул халык җырларын һәм туган авылы Югары Табынга багышлап Ләйлә Карамова язган җырны башкарды.
Динарис Бәширов - Азнакай районы Сәпәй авылыннан. Әлеге төркемгә инде 5 ел ярдәм итә. Укый да, эшли дә, хәйрия концертларында катнашырга да вакыт таба. Музыкаль белеме һәм тәҗрибәсе сольный концертлар оештыру өчен дә җитәрлек: Динарис бу көннәрдә башка концертларда да чыгыш ясый.
Рәйсә Ханнанова - шофер ролендә, машинасы белән артистларга ерак араларны кичәргә ярдәм итә. Үзенең дә инвалид улы бар. Күчтәнәчкә бәлешләр пешерүче дә ул, билет сату мәшәкатьләрен дә үз өстенә алган. 
Артистлар атнага 1-2 тапкыр кая да булса барып чыгыш ясыйлар. Чыгышларын һәрвакыт бер максатка – адреслы ярдәмгә юнәлтәләр. Шул рәвешле күпме мохтаҗ кешегә ярдәм иткәннәр, күпме кешедә яшәүгә өмет уята алганнар, авыруларын җиңеләйтергә булышканнар! Күп концертларны бушка куялар, андый чараларда гадәттә, ярдәм җыю өчен тартма куела. Тамашачыларның күңел киңлегенә, кешеләрнең йөрәкләрендә әле игелеккә урын барлыгына чын күңелдән ышанганнарны, фидакарьләрне үзе янына туплый алган Ләйлә ханымга сокланмый мөмкин түгел.
 “Җырлы язмышлар” төркеме мобилизацияләнгән ватандашларыбыз алдында да алты тапкыр чыгыш ясарга өлгергән! Оекбашлар, дарулар алып барганнар. Бәлешләр белән сыйлап кайтканнар. Бүгенге көндә төркем артистлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм туплау белән мәшгуль. Кайберләре белән даими элемтә торалар икән.
–     Ләйлә апаны алар әниләре кебек кабул итә хәзер. Ләйлә апа безнең өчен үрнәк. Аңа карап без дә шундый булырга тырышабыз. Безнең өчен дә Ләйлә апа – икенче әниебез. Нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, беркайчан кире бормый, булдыра алганча ярдәм итә, үзенә булмаса - булмый, ә төркемебездәге егет-кызларга ярдәм итми калмый ул, – диләр төркем артистлары.
Концертны оештыру җиңелләрдән булмаган быел. Ләйлә ханым әле декабрь аенда гына комада булган. Авыруы көчле булуга карамастан, ул бүген дә алгы сызыкта, елмаеп, яшәү принципларына хыянәт итмичә, алга карап гомер итә. Тормыш иптәше - бар эшендә таянычы булган Илдар бу көнне дә алар белән иде. 
Мөслимдә үткән чара игелекнең чиге юклыгын тагын бер кат раслады.

Гөлназ Җәлилова
 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев