Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Игелек җирдә ятмый

Төрле чараларда иганәче буларак катнашкан, ярдәм иткән игелекле райондашларыбызны халык белергә тиеш!

Дәвамы

Гади генә итеп әйткәндә, районда үтүче акцияләргә, хәйриячелек хәрәкәтенә нәтиҗә ясаганда кемнең кем икәнен беләсең, “каланча”сының нинди биеклектә булуын күрәсең. Бюджет оешмаларында эшләүче коллективлардан тыш бу исемлектә даими урын алган Мөслим төзелеш оешмасын, шәхси эшмәкәрләрдән Зөhрә Мансурова, Игорь Бубеков, Фиргать Галимов, Розалия Габдрахманова, Эльза Ибраһимова, Айзирә Сәхипгәрәеваны, Илдар һәм Айдар Хәйруллиннарны, Алсу Галиеваны күрергә була. Әле декабрь аенда гына игълан ителгән акциядә 18 авыл җирлеге, 38 оешма, чакыру-мөрәҗәгать җибәрелгән 66 шәхси эшмәкәрнең 15е hәм 9 физик зат катнашкан.

Тормышыбыз көйләнгән, балаларыбыз мохтаҗлык белми үсә. Әти-әнисенең үз әти-әнисенә, туганнарына, хәтта чит-ят кешегә ярдәм итеп яшәү үрнәге алар күңеленә дә уңай йогынты ясавын онытырга ярамый. “Әти-әнисе эчеп йөри, ник мин аңа ярдәм итәргә тиеш?” дигән фикер дә яши безнең арада. Төптәнрәк уйлап карыйк әле: туя ашамаган, җылы сүз ишетмәгән, яшьтәшләре кигәнне кия алмаган бала күңеле ниләр кичерә? Шундый вакытта изге күңелле кешенең ярдәм кулы сузуы баланың дөньяга ышанычын, кешеләргә уңай карашын арттыруына шик юк. Шул балалар урынына үзеңнекеләрне куеп карау да проблеманы яхшырак аңларга ярдәм итә кебек. Сер түгел, тырышып эшләп тә аз керем алучы гаиләләр аз түгел.

Адәм баласының холкы шулай көйләнгән: тормыш көйле генә барганда, тәрбиясе җитмәсә, бүтәннәрдә эше юк, шатлыгын да, кайгысын да күрми. Ярдәм кулы сузарга башына да килми. Ә үзенә бәла килсә... Элек-электән халкыбыз бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. Эштә дә, ялда да бергә булган. Районда хәйриячелек хәрәкәте шул бердәмлеккә хезмәт итсен иде. Районның, халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, ихлас күңелдән үз өлешеңне кертеп яшәгәндә дөнья тагын да ямьлерәк, тормышыбыз күркәмрәк булыр, бәхетебез артыр.

Бер акыл иясенең шундый сүзләре бар: “Бәхетнең асылы – кешеләргә чын күңелдән хезмәт итеп, аларны бәхетле итүдә. Шул вакытта гына кеше яхшы яктан ачыла hәм үсә”. Халыкка чын күңелдән хезмәт итеп, бәхетле яшик! Бердәм булыйк, бергә булыйк! Яңа еллар хәере белән килсен! Һәр гаиләгә, hәр хезмәт коллективына иминлек, уңышлар, рухи hәм матди үсеш алып килсен!

Дәвамы бар

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе

Фото - И.Исламовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев