Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Игелек җирдә ятмый

Төрле чараларда иганәче буларак катнашкан, ярдәм иткән игелекле райондашларыбызны халык белергә тиеш!

Дәвамы

Район үзәк шифахәнәсенең хөкүмәт программалары һәм иганәчеләр ярдәме белән капиталь ремонт кичерүе, күп кенә медицина җиhазларына ия булуы турында беләбез. Бу күркәм эшләр бүген дә дәвам итә. Татарстан хөкүмәте ярдәме белән шифаханәгә 18 миллион сумлык компьютер томографиясе аппараты кайтты. Аппаратны урнаштыру, куллану өчен кабинет җиһазлау өчен якташларыбыз – “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов hәм аның улы Эдуард Юнысов – 1,5 миллион, “Август-Мөслим” компаниясе җитәкчесе Айдар Галәветдинов 2 миллион сум акча бирде. Бу гамәлләр өчен аларга рәхмәттән башка сүз юк!

Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе дә киң күңелле иганәчедән яңа ел бүләкләре алды. Иганәче Рамил Әхтәмов балаларга аниматорлар һәм махсус программа белән чыршы бәйрәме оештырды. Мәктәптә укучы 77 баланы яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде, хезмәткәрләргә дә бүләкләр алып килде. Рамил Әхтәмов Мөслим кешесе түгел, Әлмәт каласында яши. Дистә елдан артык интернат-мәктәпкә шефлык итә, үзе кебек иганәчеләрне туплап, ярдәм күрсәтеп яши. Тынгысыз иганәче, лаеклы ялда булуына карамастан, район башлыгы Альберт Хуҗин hәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягәфәров белән берлектә интернат-мәктәпкә хоккей корты өчен җылытылучы махсус вагон кайтартуны максат итеп куйды.

Иганәчеләр турында сүз алып барганда Алабуга каласында яшәүче якташыбыз – Елгабаш егете Рәшит Хәбировны атамый мөмкин түгел. Туган авылына мәктәп, клуб салдырган, мәчет төзеткән, башка зур эшләрдә ярдәм иткән якташыбыз бүген дә район тормышында актив катнаша, төрле чараларга спосорлык ярдәме күрсәтә.

Дәвамы бар

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе

Фото - И.Исламовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев