Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Игелек җирдә ятмый

Төрле чараларда иганәче буларак катнашкан, ярдәм иткән игелекле райондашларыбызны халык белергә тиеш!

Икътисадый үсеш алган бер генә дәүләт тә хәйриячелек хәрәкәтеннән ваз кичә алмый. Һәр дәүләт киң күнелле, ихластан ярдәм кулы суза алырлык матди мөмкинлеге генә түгел, ә, күңеле җитеп, үзендә булганны бүтәннәр белән бүлешә алырлык җәмгыять әгъзалары белән көчле.

Мөхәммәд пәйгамбәребездән килгән “Игелек кыл да суга сал” дигән хәдис бар. Бу хәдис игелек эшләвеңне онытырга, аның өчен нидер өмет итмәскә, бүтәннәргә белгертергә теләп, сөйләнеп йөрмәскә өйрәтә. Рухи яктан бай, күңеле киң булып, игелек, юмартлык үрнәге күрсәткән, кеше хәленә керә белгән, илдәге вакыйгалардан хәбәрдар булып, җәмгыять сулышын тоеп яшәүче шәхесләрне ничек инде башкаларга үрнәк итеп куймыйсың?! Районда оештырылган акцияләрдә, милли-мәдәни, спорт чараларында иганәче буларак катнашып, үсеп килүче буынга белем hәм тәрбия бирүче мәгариф hәм сәламәтлек саклау учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту, яңарту өчен җиhазлар алу өчен ярдәм иткән игелекле райондашларыбызны халык нигә белмәскә тиеш?!

Район башлыгы Альберт Хуҗин да, игелекле райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәтле булып, район халкына, шул исәптән җитәкче булып эшләүчеләргә, эшмәкәрлек белән шөгылләнүчеләргә үрнәк гамәлләр күрсәтүче иганәчеләрне атады. Аларның районның тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга уңай йогынты ясауларына югары бәя бирде.

“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов районда хәйриячелек хәрәкәтенең башында тора дип әйтсәк, hич арттыру булмас. Ул 2007 елдан бирле республикада “Ел хәйриячесе” титулына ия булып килә. Быел да аның бик күп игелекле эшләре билгеле. Илгиз Исламов, “Без – бергә” хәйрия акциясендә катнашып, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 1 миллион сум акча күчерде. Район шифахәнәсенә Япониядә җитештерелгән рентген аппаратын алырга – 1 миллион сумнан артык, Күбәк мәчете төзелешенә – 2 миллион, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 3 миллион сум акча бирде. Мобилизацияләнгән 50гә якын райондашыбызның счетына 50шәр мең сум акча күчерү дә И.Исламовның шәхси теләге белән эшләнде. Моннан тыш мәчетләрне газ ягып җылытуда, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллегенә, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы hәм тыл ветераннарына бәйрәм күчтәнәчләре тапшыруда, милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрүгә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә балаларга ярдәм итте. Илгиз Исламовның әфган сугышы ветераннары хөрмәтенә куелучы элмә такталарны ясату чыгымнарын үз өстенә алуын утлар-сулар кичкән, әфган сугышының бөтен авырлыгын яшь җилкәләрендә күтәргән, кайгы-хәсрәтен йөрәкләре аша кичергән райондашларыбызны кайгырту, аларга хөрмәт күрсәтү дип кабул итәргә кирәк. Бу – Илгиз Зәкиҗан улы күрсәткән матди ярдәмнең безгә билгеле булганнары гына. Карап торышка бик кырыс күренүче бөтен Россиягә билгеле компания җитәкчесенең күңел киңлегенә, рухи байлыгына, соклангыч эрудициясенә таң калырлык! Ярдәм сорап мәрәҗәгать иткәндә аңа озаклап – “ярты көн буе” аңлатырга кирәкми, “егылып төшкән” кебек булмаса да, ул проблеманы күңеле аша үткәрә. Яхшырак булсын өчен, соралган ярдәмгә өстәп, үз тәкъдимнәрен дә кертә.

Дәвамы бар

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе

Фото - И.Исламовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев