Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Яхшылык эшләргә ашыгыйк

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Без бергә” хәйрия марафоны узды.

Марафон шагыйрь Фәнис Яруллинның: “Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк!” – дигән шигъри юллары белән башланды. Әйе, адәм балаларының гомере санаулы. Әмма шул гомерне матур итеп, изге гамәлләр кылып үткәрү һәркемнең үзеннән тора. Игелек, яхшылык истән чыкмый. Тик бу гамәлләрне башкару бар кешенең дә кулыннан килми. Әйләнәтирәбездәге мөмкинлекләре чикле күпме райондашыбыз безнең ярдәмгә, кайгыртуыбызга, җылы сүзебезгә мохтаҗ! Марафонга җыелган райондашларыбыз да матди ярдәмнәре, җылы сүзләре, кайгырту күрсәтүләре белән инвалидларга терәк булырга, ярдәм күрсәтергә тырышты.
– Ел саен үткәрелүче хәйрия марафоны – әби-бабайлардан калган матур гадәт сыман. Хәйриячелек, мохтаҗларга ярдәм итү һәрвакыт изге гамәл булып саналды, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Ярдәм күрсәтүче райондашларыбыз, шөкер, аз түгел һәм алар мөмкинлекләре чикләнгәннәргә генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ бик күп райондашларыбызга булышалар. Бер-беребезгә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәгәндә генә дөнья матур, күңелебез шат була.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев