Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Хәрәкәттә – бәрәкәт: Клара Игошева девизы

Бөек Ватан сугышы башланганда 10-11 яшьлек булган балалар йөзенче дистәне ваклый башладылар

Әмма сугыш чорында күргәннәрен, ул чорның авыр яраларын бүген дә йөрәк түрләрендә саклыйлар. Хәбәрсез югалган әтиләрен, абыйларын сагынып, тылда хезмәт куйган мәрхүм туганнарын искә алып яши алар.

Яңа Усы авылында гомер итүче Клара Игошева да – сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда, аңа 11 яшь була. Сугыш башлану хәбәрен ул иптәш кызыннан ишетә.

– Иптәш кызымның әнисе авыл советында җыештыручы булып эшли иде. Ул чорда авыл советларында төнлә дә, көндез дә дежур торалар. Җәйге чор бит, иптәш кызым әнисе белән эшкә йөри. Авыл советына баргач, шушы хәбәрне ишетеп кайткан. Бүген дә күз алдымда, дустым безгә керде дә бусагада туктап калды. Берникадәр вакыт миңа карап торгач: “Клара, сугыш башланган бит”, – диде. Сугышның никадәр куркыныч икәнен ул вакытта әле аңламаганбыздыр да, шулай да куркып, югалып калдык, – дип искә ала ул көннәрне Клара апа.

Шушы көннән башлап, Яңа Усы авылыннан да ир-егетләрне сугышка алып китә башлыйлар. Баштагы мәлне яшьрәкләрне сугышка алсалар, яңадан өлкәннәрне дә чакыралар.

– Әтием Тимофей Григорьев 1904 елгы иде. 1942нче елның 3 апрелендә аңа да сугышка чакыру килде. Шул күрше кызы әтиемә повестка булуын хәбәр итте. Иртәнге як, әтием өйдә иде әле. Әти авылдашыбыз Яков дәдәй белән бергә китте. Ул чорда кар күп иде, аларны, ат җигеп, чана белән алып киттеләр. Без өч бала калдык, әниебез дүртенче туганыбызга авырлы иде. Бөтен авылыбыз белән басу капкасына кадәр озата барганыбыз истә, – ди Клара апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Клара Игошеваның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев