Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Халык батыр улын онытмас (+фоторепортаж)

Күбәк авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илгиз Фәттахетдинов яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлеге чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

– Илгиз Фәттахетдинов – чын патриот! Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Халкыбыз батыр улларын беркайчан да онытмас! – диде район башлыгы.
Илгиз – Иске Карамалы егете. 2014 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлый һәм Сарман аграр көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2018 елда хәрби хезмәткә алына. Башта – Хабаровск краенда, аннары Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә хезмәт итә.
– Кечкенәдән хәрби буласы килде аның. 2019 елда хәрби хезмәтен төгәлләгәч, контракт нигезендә хәрби хезмәтен дәвам итте. Украинада махсус хәрби операция башлангач, шунда китте. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев