Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Улларым – лачыннарым

Мәлләтамакта яшәүче Силүзә Галләмованың ике улы да махсус хәрби операциядә катнаша.

Силүзә апа, гаилә башлыгы Әсләхетдин абый вафат булгач, өч улы белән ике кызына әти дә, әни дә булып кала. “Шөкер, балаларым акыллы, тыңлаучан булды: сүземнән чыкмадылар, “әни” дип өзелеп торалар”, – ди ул. Өлешчә мобилизация башлангач, Силүзә апаның ике улы берьюлы махсус хәрби операциягә китә.

Ялгыз булуына карамастан, мал-туарын асрый, кош-кортлары бар.. Энеләре хәрби операциягә киткәч, Себердә яшәүче Илдар әнисе янына кайткан. Бүген ул – әнисенең төп терәге дә, ярдәмчесе, киңәшчесе дә. 

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциядә катнашырга чакыруны Ринат белән Азат тыныч кабул итә. Икесе дә хәрби хезмәттә булган егетләр бит!

– Әни, борчылма, барысы да яхшы булачак. Без бармыйча кем барсын?! Чакыралар икән, димәк барырга кирәк. Исән-сау кайтырбыз, – ди егетләр.
– Ил чакыра икән, барыгыз,  дидем. Тик исән-сау әйләнеп кайтыгыз, дип теләдем, – ди ана.

Ринат армия хезмәтен Чечняда узган. Азат – юрист белгечлеге булган югары белемле полиция хезмәткәре, шуңа аңа да хәрби хезмәт ят түгел. Уллары Казанда хәрби әзерлек узганда, алар янына дүрт тапкыр барып кайта Силүзә апа. 

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

 Фото – Гәлләмовларның  гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев