Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Тынычлык таңын якынайта

Мулланур Миңнеханов – Мәлләтамак авылы егете. Бик күп кыю егетләр кебек ул да, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте

– Энем Украинаның Миргород шәһәрендә хәрби хезмәт үткән иде. Язмыштыр инде, дүрт дистә елдан артык вакыт үткәч, кабат шунда барырга туры килде. Тик хәзер бурыч башка – илне дошманнардан саклау. Алабуга шәһәренә ракеталар төшә башлагач, Мулланур: “Тыныч күңел белән ничек ятыйм?! Ракеталар безгә килеп җиткәнче махсус хәрби операциягә китәргә кирәк. Җиңеп кайтачакмын!” – дип, 12 апрельдә махсус хәрби операциягә китте. Бу көнне аңа 62 яшь тулды, – ди Мулланур Миңнехановның бертуганы Фирдәвес абый. Мулланур абыйның елмаю балкучы йөзе, эчкерсезлеге өчен сугышчан дуслары аңа “Луч” хәрби кушаматын биргән.

Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта. Контракт нигезендә хәрби хезмәт итү ул – Россия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Мулланур абый – бик җор телле кеше. Үзе теләп махсус хәрби операциягә китте. Олы яшьтә булса да, җитезлеге, үҗәтлеге белән күпләргә үрнәк ул. Мөслимлеләр белән аралашып, хәлләрен белешеп торабыз. Һәркайсына исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын! – ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең резервтагы рәисе Илшат Яббаров. Хезмәт хакы, социаль пакет, ташламалар, акчалата компенсацияләр булу да ир-егетләргә шушы юнәлешне сайларга этәргеч бирәдер. Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина да авылдашын мактап телгә алды.

– Мулланур абый – җирлегебездәге иң актив кешеләрнең берсе. Спектакльләрдә уйный, авылда оештырылган һәр чарада катнаша, теләсә нинди башлангычны күтәреп ала торган кеше ул. Җырчы, сүз остасы буларак та белә аны авылдашлар. Яшь чагында клуб мөдире булып эшләгән. Махсус хәрби операция башлангач, нык борчылды. “Барырга кирәк! Илдә тынычлык урнаштырмасак, без бармасак, кем барыр?! Өйдә качып яту егетлек түгел!” – дип китте ул. 62 яшьтә булгач, башта җибәрергә теләмәгәннәр иде. Мулланур абый, Сарман хәрби комиссариатына барып, контракт буенча хезмәт итәргә теләвен әйткән. Мулланур абый кебек батырлар күбрәк булсын иде! – ди Рүзилә ханым.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Мулланур Миңнеханов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев