Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Туган җиребез патриоты

58 яшьлек райондашыбыз махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклый

Баек егете Айрат Мәүлиев махсус хәрби операциядә катнаша. МХОнең беренче көннәреннән үк диярлек илебез тынычлыгы өчен көрәшә ул.

Баек урта мәктәбен тәмамлагач, “Урал” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли Айрат. Мөслимдәге 94нче санлы һөнәр училищесында машинист-тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1986-1988 елларда Амур өлкәсендә хәрби бурычын үти: чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Себер якларына китә, тракторда эшли.

– Айрат белән без 1993 елда өйләнештек. “Урал” колхозы таралганчы тракторчы булып эшләде ул, соңыннан җирлектәге фермерларда хезмәт куйды. Махсус хәрби операция башлануын ишетү белән: “Барам, мин анда булырга тиеш!” – диде. Айрат – чын патриот! Кемдер акчага кызыгып контракт төзи. Безнең акчага мохтаҗлык юк, югыйсә. Тормыш иптәшем – уйлаганын эшли торган кеше. Берүк исән-сау әйләнеп кайтсын! Җае чыкканда, сөйләшеп, хәбәрләшеп торабыз. Балалар да әтиләрен бик сагына, – ди Халидә апа.

2023нче елның 22 маенда Айрат абый контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Хәрби өйрәнүләрдән соң аны Луганск өлкәсенә җибәрәләр. 2024нче елның 19 гыйнварында ул, штурмнан чыкканда яраланып, хәрби госпитальләрдә дәвалана. Дуслары аңа “Бабай” хәрби кушаматын биргән.

– Контракт төзегәндә, егетләр арасында иң өлкәне мин идем. Хөрмәт йөзеннән “Бабай” дигән исем бирделәр. Әлегә туган авылыма бер генә мәртәбә кайту насыйп булды. Яралангач, былтыр кайтып килдем. Арка сөягенә пуля эләкте, хастаханәдә дәваланырга туры килде. Аллаһы Тәгалә мине саклап йөртә. Якыннарымның, тормыш иптәшемнең, әнкәйнең догалары берничә мәртәбә үлемнән алып калды. Җиде көн дәвам иткән штурмнан чыкканда, кабат яраландым: тез өсте чәрдәкләнде. 21 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр госпитальдә булдым. Аякка басу белән егетләр янына киттем, – ди Айрат абый.

Айрат абый ике мәртәбә яралана. Икесе дә штурмнан чыкканда була. Үз аяклары белән чыгып җитәргә үзендә каян көч тапкандыр?! Кыйпылчыклы яра белән бик озак йөрергә туры килә аңа.

– Айрат белән аңлашып, бик тату яшәдек, өч бала үстердек. Беренче улыбызга 32 яшь тулды, кызыбызга – 26 яшь. Төпчек улыбызга күптән түгел 14 яшь тулды. Әтисен бик сагына, “Шалтыраттымы?” дип, сорап кына тора. Хәбәр килмәсә, йөрәк урыныннан төшеп китәр кебек. Биш ай окоптан, землянкадан чыга алмый яттылар. Ял итәргә дә чыга алмадылар, чөнки аларны алыштырырга кеше булмады. Сакал-мыеклары үсеп, ярты картаеп чыктылар шул вакытта, – ди Халидә апа.

Айрат абый көр күңелле, позитив булуы белән дә аерылып тора. “Җиңмичә кайту юк” ди ул.

– Монда иң кирәк әйбер – су. Аны алты чакрым ераклыктан җәяү барып аласы. Берничә көн иписез утырдык әле. УАЗ-буханка машинасы сатып алган идек, аны да бер көнне шартлатып юк иттеләр. Алгы сызыкта булгач, суга аеруча кытлык. Тик без бирешмибез. Авырлыкларны тешне кысып үтәр өчен якыннарның безгә булган ышанычы көч бирә. Чигенергә уйламыйбыз да! – ди Айрат абый.

Хәрбиләрнең яшәүләре землянкада. Генератор ярдәмендә кәрәзле телефоннарга зарядка биреп, гаиләләре белән элемтәгә чыгалар. Рация, бронежилетлар, башка төр кирәк-яракларны үзләре сатып алабыз, ди.

– Тормыш кадере, дөнья яме, яшәү тәме шушында сынала. Башта юк кына тоелган әйберләрнең никадәр әһәмиятле булуын аңлыйсың. Үлем белән күзгә-күз караган мизгелләрдән кино кадрлары кебек күз алдыннан бөтен тормыш, яшәгән еллар тасмасы сузыла. Бер мизгел... Шул мизгел сине үлем тырнагыннан йолып та калырга, чоңгылга болгап ыргытырга да мөмкин. Дуслык төшенчәсе, үзара булышу, ярдәмләшү кебек сыйфатлар сине сугышчан дусларың белән тугандай якын итеп бетерә. Алар тормышы өчен борчылу да өстәлә. Монда милләт аеру, яшь-карт дигәнгә бүлү юк. Биредә без бер йодрыкка тупланган хәрбиләр. Безнең теләк тә, максат та бер – җиңү көнен якынайту, якыннарыбыз янына тизрәк кайту. Үзең гомер иткән йорт ишеген ачып керү турында да хыялланырга була икән! Тормышка карашлар шушында үзгәрә, – ди Айрат Мәүлиев.

Айрат абый турында авылдашларыннан да җылы сүзләр генә ишетергә туры килде. Сокланырлык ир-егет шундый булырга тиештер!

– Айрат абый махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк контракт төзеп китәргә карар кылды. Без аның батырлыгына, куркусызлыгына, үҗәтлегенә шаккаттык. Илнең патриотына сокланырлык та! Өч бала әтисе, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбызның кыюлыгы турында аның медальләре дә сөйли. Туган илен, авылын, гаиләсен чиксез ярата. Мин аның белән һәрвакыт элемтәдә торам. Кыска вакытлы сөйләшүдә дә ул әнисе, тормыш иптәше, балалары өчен борчылуын әйтә. Баек авылы кешеләренә генә хас сыйфатлар бар Айрат абыйда – беркайчан да югалып калмый, куркусыз, үз-үзенә чиктән тыш ышанучы, конкрет, төгәл, әйткән сүзен таш яуса да үти торган кеше ул! Баек авылыннан шактый егетләребез МХО зонасында хезмәт итә, һәркайсы турында шушы сүзләрне әйтергә була, – ди контракт хезмәте һәм МХО мәсьәләләре буенча район башлыгының ышанычлы ярдәмчесе Илшат Яббаров.

Бүгенге көндә Айрат Мәүлиев тагын өйрәнүләр үтә, чираттагы штурмга әзерләнәләр. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен райондашыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медале һәм Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков медале белән бүләкләнгән.

Фото – Айрат Мәүлиевның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев