Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Солдат хатлары

Солдат хатларының кыйммәте еллар үтсә дә югалмый. Шәхси хис-кичерешләрне үз эченә алса да, алардагы һәр сүз, һәр җөмлә киләчәк буынга васыять кебек яңгырый.

Симәк авылында яшәүче Икълимә Сәлимова узган ел Мөслим туган якны өйрәнү музеена әнисе сандыгында сакланган өч солдат хатын тапшырды. Хатларның авторы – Иске Сәет авылында яшәгән Хәйдәрхан Хәертдинов 1943 елның гыйнварында сугышка алынган һәм шул ук елның августында хәбәрсез югалган. Аның Ростов өлкәсендә җирләнүе берничә ел элек ачыкланган. Газетада аның өченче хатын чыгарырга булдык. Хәйдәрхан Хәертдинов бу хатын тулысынча җыр итеп язган.

Үз турымда мин сезгә бер-ике җыр язам яңа.

Минзәләнең таш урамын таптамам дигән идем,
Туган-үскән илләремне ташламам дигән идем.
Исемнәрен белмим әле торган калаларымның,
Әнкәй, бәхетләрен телә калган балаларыңның.
Ал юам япаларда, гөл юам елгаларда,
Айрылудин авыр хәлләр юк икән дөньяларда.
Таш казарма буйларына винтовканы сөядем,
Туган-үскән илкәемә кайтыр микән сөягем.
Әткәй-әнкәй, сагынсагыз, тәрәзәдән карагыз,
Карурманда землянкада ята сезнең балагыз.
Кара урманнар күренә, әллә каргалы микән,
Читтә гомере үтсен диеп, әллә  каргадың микән.
Санап бардым, санап яттым (...),
Былтыр түгел, быел икән саргаясы гомерем.
Сандугачлар балаларын туктатып  кагындыра,
Якында бер, еракта бер аерылгач сагындыра.

Ярар, хатка язып җырлар, сүзләр бетмәс. Үзебез кайтып, барыбыз бергә-бергә утырып сүләшергә язсын.

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев