Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

“Патриотик җыр” конкурсы үтте

Мөслим лицеенда Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган “Патриотик җыр” конкурсы уздырылды.

Бүген Мөслим лицеенда “Патриотик җыр” конкурсы үтте. Чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Бәйгенең шартлары буенча, һәр сыйныф бердәм формадан киенеп, хәрби-патриотик темага күмәк җыр җырларга тиеш булды. Чыгышларны җырчы, саундпродюсер Алсу Ли, сәнгать мәктәбе укытучылары Гөлназ Йосыпова, Рәйсә Харисова бәяләде. Бәйгенең нәтиҗәләре белән мәгариф ветераны Альберт Иванов таныштырды. Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина җанатарга килгән әтиләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. 3в һәм 4в сыйныфы укучылары III урынга лаек булды. 2б, 3а, 3б, 4б – II урында. 2а һәм 4а сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Алар I урынны яулады. Җиңүче сыйныфларның  җитәкчеләре – Алсу Зиазова, Әлфия Каржавкина.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев