Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

МХО фельдшеры Газинур әнисе янына кайтты

Газинур Камалов – Исәнсеф-Чишмә авылы егете. Күптән түгел ул кыска вакытлы ялга кайтты

Исәнсеф-Чишмә – Газинурның туган авылы. Махсус хәрби операциядән ялга кайтканда, Газинур әнисе янына ашыга. Әнисе Гөлдания апа аның кайтуын зарыгып көтә.

– Бала һәрвакыт йөрәктә! Кайчан кайтыр дигән өмет белән үтә гомер. Баштагы мәлдә Газинурның махсус хәрби операциягә китүен балалар миннән яшереп маташты. Качып кына сөйләшүләре, нәрсәнедер әйтми калулары шикле тоела башлады. Дөреслекне белгәч, бик авыр булды. Әти кеше, бабай булса да, минем өчен һаман да кечкенә малай бит ул. Әни өчен баладан да кадерле кеше юк! Күрешкән саен йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Көн дә җылы хәбәрләр көтеп, догада яшим, – ди Гөлдания Камалова.

Газинур махсус хәрби операциядә батальон фельдшеры булып хезмәт итә. Кечкенәдән ак халатлы шәфкать иясе булырга хыялланган егетнең бүген бөтен тормышы хәрбиләргә ярдәм итү белән бәйле. Яшь чагында хәрби хезмәтне Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә узган Газинур. Ике ел хезмәт иткәч тә, туган авылына кайтырга ашыкмый егет. Контракт төзеп, медицина ярдәме күрсәтүче буларак, тагын 10 ел Волгоградта, Төньяк Кавказда хезмәт итә. Махсус хәрби операциягә дә 2023 елның август аенда үз теләге белән контракт төзеп китә.

– Анда барысы да үзгә. Дуслыкның, бер-береңне кайгыртуның, булышуның әһәмиятен, кадерен аңлыйсың. Бик күп яралыларга ярдәм күрсәтергә, егетләрне үлем тырнагыннан алып калырга туры килде. Алгы сызыктагы егетләр ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Минзәлә медицина училищесында фельдшер-акушер белгечлеген юкка гына алмаганмын икән, дип сөенәм. Укыганда үзләштергән һәр күнекмәнең файдасын күрәм, – ди Газинур Камалов.

Газинур Камалов алтынчы дистәне ваклый. Шулай да егетләргә хас җитезлеген, сөйкемлелеген югалтмаган ул. Сөекле ир, кадерле әти, кайгыртучан абый гына түгел, бабай статусын да алган райондашыбыз.

– Абыемның махсус хәрби операциядә катнашуы – батырлык үрнәге. Аны беркем дә мәҗбүр итмәде, ул үз теләге белән Ватаныбызны сакларга китте. Яшәү белән үлем арасында калган көннәре аз түгелдер: туганымның маңгаенда тирән буразналар күбәйде, карашы да боегып калган төсле, шулай да ул сер бирми. Газинур абый кебек ир-егетләр – каһарманнар! Әниебезнең изге догалары туганымны алга таба да саклап йөртсен иде, – ди Айдар Камалов.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев