Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

#МойГеройМояСемья онлайн-флешмобында катнаш

Татарстан журналистлары #МойГеройМояСемья онлайн-флешмоб оештырды.

 


Татарстанда #МойГеройМояСемья флешмобы эшли башлады. Акциядә республиканың һәр кешесе катнаша ала. Моның өчен катнашучыларга ВКонтакте социаль челтәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан гаилә геройларының батырлык тарихларын бастырып чыгарырга тәкъдим ителә.

 Геройларны тасвирлаганда  батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләү мөһим. Постларда сугышта катнашучыларның фотоларын куллану хуплана. Бу флешмоб белән «Татмедиа» журналистлары «Үлемсез полк онлайн» акциясен киңәйтергә тәкъдим итә.  Бөек Ватан сугышы геройлары һәм катнашучылары турында истәлекләр  Татарстан басмаларында урын алачак.
Акциядә катнашу өчен героегызның  тарихын  ВКонтакте  социаль челтәрендә бастырып чыгарырга һәм #мойгероймоясемья хэштегын куярга кирәк. Бөек Ватан сугышы чорында туганнарыгызның тормышы турында уникаль фактлар Җиңү көне алдыннан Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев