Метрәйлеләр маскировка челтәре  үрүне дәвам итәләр
Ватанпәрвәрлек

Метрәйлеләр маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр

Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән метрәйлеләр маскировка челтәре үрделәр

Метрәйлеләр махсус хәрби операциядәге егетләр өчен 20 һәм 21нче маскировка челтәрен үрде.

Авырлыкны - авыр дибез,

Нәрсә соң ул авырлык?

Егылмыйча калыр өчен,

Бармы бездә сабырлык?!

Кемнәр генә барыр икән?

Егетләргә алмашка...

Мең сәбәпләр табыла шул

Ул якларга бармаска...

Шушы батыр егетләрнең

Беләбезме кадерен?

Ярдәмнәр итәбезме соң?

Көтми генә әҗерен?

Гомерләрен саклар өчен,

Кылабызмы догалар?..

Көч тә бетеп ала кайчак,

Канатлар да сыналар...

Хыяллар сүнеп бетсә дә,

Өмет һаман талпына...

Бер аз гына яшик әле,

Шул ЕГЕТЛӘР хакына...

Рүзәл Минһаҗев.

16.12.2023

Фотолар - "Егет без" төркеменнән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев