Роза Гатина: Курчаклы уйнамадым
Сугыш чоры баласы Роза Гатина балачак хатирәләрен барлады
Роза апа – Мәлләтамак авылы кызы. Хәзер ул Мөслимдә яши. Җиңү бәйрәмен ел да дулкынланып, сөенеп каршы ала.
– Мин 1945нче елның 6 маенда дөньяга аваз салганмын. Әткәй сугыштан, яраланып, протез аяк белән кайткан. Яуда тәненә кереп калган пуля белән белән озак еллар яшәп, 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Әткәй дә, әнкәй дә сугыш турында сөйләргә яратмадылар, бу хакта сораганны да өнәмиләр иде, – дип искә ала Роза апа.
Биш балалы гаиләдә үсә Роза, ул иң өлкәне була. Эне-сеңелләрен дә үзе карап үстерә.
– Мин курчаклы уйнамадым. Сеңлем туганда, миңа 3 яшь булган. Шул вакыттан мин зур апага әйләнгәнмен. Әнкәй белән әткәй көне-төне эштә булдылар. Басуга эшкә чыгып киткәндә, әни бәләкәчкә дип имезлек калдыра. Манный боткасы салынган имезлекне башта авызымда җылытам, аннары сеңлемә, энемә каптырам. Аны җылыта торгач, яртысы үземнең авызда калгандыр инде. Ипекәй юк заманнар. Булса да, алырга акчасы булмагандыр. Кеше үзе пешерсә – ашый, пешермәсә – ач кала. Ачка интектек дип әйтә алмыйм, әмма иркен тормышта да яшәмәдек. Ак ипекәйне төштә дә күрмәдек. Бодай онын токмачка гына тоттык. Арыш ипие эләксә дә, зур сөенеч иде! Арыш онын үзебезнең авылдагы тегермәндә тарттыра идек. Әткәй терлекче, таш чыгару бригадиры, колхоз рәисе булып та эшләде, әнкәй сатуда булды, – дип балачак елларын искә ала Роза апа.
Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, Роза белемгә тартыла. Мәктәптә иң яхшы укучыларның берсе була ул. 7 сыйныфтан соң укуын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә.
– 8 сыйныфка күчкән елны белем алу вакытын 11 класска әйләндерделәр. Дүрт ел җәяү йөреп укыдым. Буранмы, җилме, яңгырмы – бер генә көн дә дәрес калдырмадым. Әнкәй ике кисәк ипи арасына бер телем май куеп озатыр иде. Шул ризыкны ашап, көне буе тук булып йөреп кайта идем. Кайвакыт мае да булмый. Җәйге каникулларда ял итү тәтемәде. Колхоздан әткәй белән әнкәйгә бирелгән чөгендер басуын эшкәртә идек. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук колхоз печән җыярга җибәрә иде. “Кызыл Октябрь” колхозының күкрәп эшләгән чагы. Эшкә чыкмый кара! Әнкәйләрне конторга чакырып ачуланалар иде, – ди Роза апа.
Мәктәптә укыганда, Роза Гатина ындыр табагында үлчәүче булып та эшләп ала. Һәр комбайнның күпме икмәк урганын, шоферларның күпме ашлык кайтаруын, хөкүмәткә тапшырылган һәр бөртекне исәпкә алып, көн дә бухгалтериягә хисап тота кыз.
– Үзебез арысак та, күңел ару-талуны белмәде. Эштән соң җыйнаулашып “вечер”га чыга идек. 11 сыйныфны тәмамлагач, бер ел укытучы булып эшләдем. Физика һәм математика фәннәрен укыттым. Аннары туган авылымда колхоз бозауларын карадым, терлекче булып хезмәт куйдым. 1965 елда, Мөслим Сарманнан янәдән аерылгач, райком партиясендә җиде ел статист, лаеклы ялга чыкканчы, 28 ел дәвамында Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында кассир-бухгалтер булып эшләдем. Авылдан Мөслимгә йөреп эшләгән чорда булачак тормыш иптәшем Флүн белән таныштым. 1967 елда гаилә корып, өч балага гомер бүләк иттек. Шөкер, балаларым бүген дә “әни” дип өзелеп торалар. Җиде оныгым, бер оныкчыгым бар. Бу – зур бәхет! Аллаһым алдагы көннәремне дә якты, имин итсен! Сугышлар булмасын, дөнья тынычлансын! – ди Роза апа.
Роза ханым кул эшләре белән шөгыльләнә. Күз явын алырлык бәйләмнәре кечкенә келәмнәр булып урын-җир өслекләрендә, йомшак кәнәфиләрдә урын алган. Башны даими эшләтеп торырга кирәк дип, Роза апа кроссвордлар да чишәргә ярата.
Лаеклы ялга чыккач, Роза апа ул вакытта Мөслимдә бердәнбер булган мәчеттә Мөнир хәзрәт Борһановтан дин сабаклары ала. Бүген Роза апаны күпләр ак яулыклы абыстай буларак белә. Ул дини йолалар башкара. Коръән ашларында Роза апаның урыны – өстәл түрендә.
– Беренче сыйныф баласын язарга ничек өйрәтсәләр, Мөнир хәзрәт тә безне, бармакларыбыздан тотып, гарәпчә язарга, укырга өйрәтте. Дәресләрдән соң: “Бик җиңел бит, әйеме?!” – дип, иңнәргә канатлар куя иде. Без әбиләрне шулай үсендерде ул. Аннан мәчеткә Ринас, Гали хәзрәтләр кайтты. Халык ныклап дингә тартыла башлады. Шөкер, хәзер җирлегебездә мәчетләр бихисап. Биш вакыт намазымны калдырмыйм. Балаларыма – саулык, ил-көннәргә тынычлык телим. Булганына – шөкер, булмаганына өмет итеп яшим әле! Аллаһым шушы бәхетемне күпсенмәсен! – ди Роза апа.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев