Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Йөрәк җылысын салып

Хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга мендәрләр ясый башлады

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итүче Баланлы авылының “Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар да әлеге эшкә бик теләп кушылдылар. Бу хакта хәрәкәт җитәкчесе, Баланлы авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова хәбәр итте.

– Мендәр ясау өчен иң элек тышлыклар әзерләдек. Сабан туеннан калган берничә метрлы материаллар бар иде, шулардан тышлыклар тегәбез. Бу эшне актив волонтерыбыз Саҗидә апа Сибгатуллина башкара. Тышлык өчен материалны Мөслимнән дә җибәрүчеләр булды. Авылдашлар диван тышлыкларын да алып килделәр. Мендәрләр эченә синтепон тутырабыз. Бу эштә дә ярдәмчел халкыбыз булыша. Кемдер йомшак уенчыклар алып килә, кайсы кулланылмый торган диван тышлыкларын китерә. Волонтерлар хәрәкәтенә кушылучылар да синтепон алып килделәр. Мендәрләрне 35х40 үлчәмендә эшлибез. Бүгенге көндә 50дән артык мендәр ясадык. Бу эш дәвам итә. Иң мөһиме – хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләр исән-сау туган якларына кайтсын, – ди Фәния Хафизова.

– Нинди милләттән, кайсы республикадан яки районнан булуларына карамастан, егетләр барысы да – безнекеләр! Алар – безнең газиз улларыбыз, туганнарыбыз, абыйларыбыз һәм якыннарыбыз. Изге теләкләр белән әзерләнгән мендәрләр илебезгә тынычлык алып килсен иде, – ди “Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлар төркеме активистлары.

Волонтерлар үлән чәйләре һәм окоп шәмнәре дә ясыйлар.

Мөслимнең Җәмигъ мәчетенә йөрүче хатын-кызлар да кечкенә мендәрләр ясый башлаган. Алар мендәрләрне госпитальләр өчен әзерли.

– Махсус мендәрләрне әле көз җиткәч кенә ясый башладык. Мендәрләрнең күпчелеген госпитальләрдән килгән мөрәҗәгатьләр буенча әзерлибез. Аның исеме “косточка” дип атала һәм нәкъ сөяк формасында эшләнә. Госпитальдә авыр яралыларга – муен астына, аяк җәрәхәтләнгәндә, тез астына кую өчен уңайлы бу мендәрләр. Мондый мендәрләр ясарга волонтер Сания Җиһангирова тәкъдим итте. Мендәр ясау өчен материалларны райондашларыбыз китерде. Мендәр эченә йомшак уенчыклар эченнән, иске мендәрләрдән алынган синтепон һәм холлофайберны тыгызлап тутырабыз. Башта аларны юабыз, киптерәбез, аннан йон язган кебек яхшы итеп язабыз. Шулай эшләмәсәң, мендәр төерле булачак. Мендәрләр ясауда Мәлләтамак авылыннан Фәнзилә Рәхимова, Мөслимнән Әлфия Закирова, Тойгелде авылыннан Нурия Гыйльфанова актив катнаша. Мендәр тышларын Розалия Хәйруллина һәм Фәнзилә Рәхимова тегеп китерде, – ди мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова.

Әлфия Закирова үз алдына көзге чорда 1000 данә озак яна торган шырпы әзерләргә максат куйган. “Әлфия апаның планы үтәлә, шушы көннәрдә шәмнәрне дә егетләргә озатачакбыз”, – ди Илүсә ханым.

Мөслим мөхтәсибәтендә “Хәрәкәттә –бәрәкәт” исемле хәрби хәрәкәткә ярдәм әзерләү төркеме дә нәтиҗәле эшләп килә. Әлеге хәрәкәттә Баланлы авылыннан Илүсә Исламова, Илһамия Гәрәева, Тойгелде авылыннан Нурия Гыйльфанова, Атлас авылыннан Ризидә Фәсхиева, Мөслимнән Әлфия Закирова, Әлфинур Ногманова, Асия Ганиева, Зөһрә Шәйхелисламова, Мәсхүдә Галеева, Мәрьям Шәрәфетдинова, Зөһрә Мөхәмәдиева, Рузалия Хәйруллина, Мәлләтамактан Фәнзилә Рәхимова, Каенсаз авылыннан Вәсимә Әхмәтшина актив катнаша. Хәрәкәт активистлары райондашыбыз Р. Әхмәтовка да адреслы ярдәм җыеп җибәргәннәр.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә мөслимлеләр һәрвакыт күп итеп ярдәм озата. Күчтәнәчләр янына мөслимлеләрнең изге теләкләре һәм догалары да салына. “Җиребездә тынычлык урнашып, барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне бик-бик яратабыз һәм сагынып көтәбез!” – диелгән аларда.

Илүсә Исламова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев