Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Җилдән җитез Данил

Мөслим авылында әфганчы Данил Госманов яшәгән йортка элмә такта куелды.

Һәрвакыт каядыр ашыгучы, һәркемне дусларча сәламләүче ачык йөзле Данил Госмановны – локаль сугыш ветераннарының иҗтимагый советы рәисен белмәүче бар микән?! Симәк авылы егете ул. Гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Мәктәптә яхшы укуы белән беррәттән спортны да үз итә: йөгерергә, чаңгыда шуарга, хоккей уйнарга ярата. Укытучысы Надир Шакировның хәрби-патриотик дәресләрен йотлыгып тыңлый.

Мәктәп тәмамлагач, Әлмәт шәһәренә китә.

– Әлмәт төзелеш техникумының техника-механика бүлегенә укырга кердем. Хәрби хезмәт үтү ул чордагы егетләр өчен зур горурлык иде. Повестка алгач ничек сөенгәнемне күрсәгез! 1987нче елның 16 маенда хәрби хезмәткә киттем, – ди Данил Госманов.

Әлмәт шәһәренең хәрби комиссариатында егетләрне: “Вам повезло, ребята, вы в Афганистан”, – дип озаталар. Егетләр бу сүзләргә игътибар итми. Үзбәкстан республикасының Термез шәһәренә килеп төшкәч кенә әлеге сүзләрнең асылына төшенәләр. Шәһәр Әфганстан чигендә урнашкан. Хәрби частьның диварлары да “Место службы – Афганистан” дигән язулар белән бизәлгән була. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев