Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Игелек кылу – яшәү рәвеше

Махсус хәрби операция башлангач, волонтерлар хәрәкәте тагын да активлашты.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларыбыз анда катнашучы егетләргә унике тапкыр төрле кирәк-яраклар һәм күчтәнәчләр туплап җибәрде. Халыктан җыелган ярдәмне төргәкләү һәм машинага төяп озатуда да волонтерлар ярдәм итә. Алар арасында яшьләр дә, лаеклы ялдагы райондашларыбыз да бар.

Соңгы елларда “волонтерлар хәрәкәте”, “волонтерлар ярдәме” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Коронавирус вакытында пандемия игълан ителгәч тә, авыруларга, өлкән яшьтәгеләргә алар ярдәм кулын сузды. Ялгыз яшәүче өлкәннәр, авыру балалар тәрбияләүчеләр дә волонтерлар ярдәмен тоеп яши. Махсус хәрби операция башлангач, волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру, аларга кирәк-яраклар җыю эшенә кереште. 
Хәрби операциядә катнашучыларга адресланган ярдәм районда Мәлләтамак мәдәният йорты бинасына җыела. Биредә халык китергән азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары төрле юнәлешләрдә хезмәт итүче егетләргә өлешләп бүленә, төргәкләнә. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе – Людмила Игошева. 

– Ярдәм җыю башланган гына чорда райондашларыбыз сүлпәнрәк тоелса да, хәзер алар шундый актив! – ди Людмила ханым, райондашларыбызның ярдәмчеллегенә сокланып. – Унберенче тапкыр ярдәм илткәндә егетләргә 25 кап күчтәнәч җибәрдек. Анда да чәкчәк китерүчеләр күп булды. Халыктан җыелган әйберләрне тартмаларга бүләбез. Барысы да аз-азлап салына. Бер тартмада ярмалар да, оек-бияләйләр дә булырга мөмкин. Бу юлы кулдан киселгән токмач китерүчеләр бик күп булды, аны аерым тартмаларга тутырырга туры килде. Киптерелгән яшелчәләр дә күп иде. 

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев