Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Ярдәм дәвам итә

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм озатылды

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга чираттагы ярдәмне озатты. Район җитәкчелеге зур йөк машинасы, ике “Шевроле-Нива” һәм тагын бер җиңел машина белән махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәкярак һәм продукция алып китте. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район җитәкчелеге, битараф булмаган райондашларыбыз кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Бу баруда районнан биш автомобиль, мототехника, РЭБ һәм тепловизор, запас частьлар, дарулар һәм башка бик күп әйберләр, исемле посылкалар озатылды.

– Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 350 мөслимле хезмәт итә. Егетләргә ярдәм илтү 28нче тапкыр оештырылды. Бу баруда төзелеш материаллары туплауга аеруча зур игътибар бирелде. Егетләрнең яшәү һәм хезмәт шартларын уңайлы итү, блиндажлар төзү өчен халык ярдәме белән кирәкле төзелеш материаллары алынды. Медикаментларга да ихтыяҗ зурдан. Барысы да райондашларыбыз ярдәме белән туплана. Ярдәм җыюда Баланлы, Михайловка авыл җирлекләре, район мөхтәсибәте актив булды, – ди район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов.

Егетләргә райондашлар, иганәчеләр булышлыгы белән ярдәм даими туплана. Бу эштә волонтерларның роле зур.

– Авыл халкы, бердәм булып, шатлык-сөенечләрне дә, кайгыхәсрәтләрне дә бергә кичерергә өйрәнгән. Киң күңелле иганәчеләр, район халкы, мәчет картлары, эшмәкәрләр хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен кертә. Баланлы авыл җирлеге кызлары бөтен эшне дә тиз һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Фәния Хафизова кул астындагы кызлар “леший” костюмнары тектеләр, үлән чәйләре әзерләделәр. Олы Чакмак уңганнары Энҗе Гарипова кул астында кипкән ашлар әзерләде, саклану сеткалары үрде, чәкчәкләр пешерде. Эшмәкәр Лилия Асылгәрәева егетләргә кадаклар, өч янгын сүндерү җайланмасы белән ярдәм итте. Мөслимлеләр белән беррәттән күрше районнар да ярдәм күрсәтә. Җәлил бистәсеннән, Актаныш районыннан күчтәнәчләр, йокы капчыклары китерделәр. Бөтен Татарстан ярдәм итә! Ижевск шәһәреннән кирәк-яраклар тупланган посылкалар да егетләргә озатылды. Башкортостаннан машина прицебына кадәр биреп җибәрделәр. Район хакимиятенең ярдәме турында әйтеп тә тормыйм. Генераторлар, төзелеш материаллары алуда да проблемалар булмады, – дип хәбәр итә волонтер Сания Җиһангирова.

Мөслимдә ярдәм Хафизов урамындагы 31 йортта туплана, әйберләрне шушы адрес буенча китерергә була. Бу – махсус хәрби операциягә кирәкярак, посылкалар илтүче Рүзил Фәррахов ихатасы. Бу юлы Рүзил МХОгә әтисе Илшат белән китте.

– Изге догада булып, исән-сау кайтуларын көтәм инде. Улым барасы юлның һәр чокырын яттан беләдер инде хәзер. Райондашлар, якташлар хезмәт иткән бөтен җиргә дә барып, күреп, исемле посылкаларны тапшырып, аларның куануын күреп, үзебез дә сөендек, дип, шатланып сөйлиләр. Кышкы чорда егетләргә җылы итекләр, термокиемнәр, бензин, кул пычкылары, мичләр кирәк иде. Утын ягып җылытылучы “буржуйка”лар да күп җыелды. Халык алга таба да бердәм булып, егетләргә ярдәм итсен иде, – ди Рузилнең әнисе Гөлүсә Фәррахова.

Бу атнада Луганск Республикасының Лисичанск һәм Рубежная шәһәрләренә дә гуманитар ярдәм озатылды. ТР иҗтимагый палатасы игълан иткән “Китапханә – бүләккә” акциясенә кушылып, райондашларыбыз бик күп китаплар тапшырды.

– Китапларны Казанга илтеп кайттык. Аннан алар Луганск Республикасына юл алачак. Бик күп данәдә рус классикларының әсәрләре, чит ил әдәбияты, балалар өчен китаплар тупланды. Аларны волонтерлар белән сортировкалап, 400дән артык китап 20 зур тартмада урын алды. Акциядә Рус Шуган авыл җирлеге, Мөслим лицееның әти-әниләре аеруча актив катнашты, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Динар Нуретдинов фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев