Гасыр яшьтәше Тәнфидә
Ташлыяр авылында гомер итүче Тәнфидә Шәйхетдинова бер гасырлык юбилеена якынлаша
Паспорты буенча тыл һәм хезмәт ветеранына 10 октябрьдә 100 яшь тула. Чынбарлыкта исә ак яулыклы гасыр яшьтәшенә быел 101 яшь булырга тиеш.
– Сугыш башланган елны миңа 16 яшь тулды. Авыл советы рәисе Зөфәр Харисов мине, яшемне киметеп күрсәтеп, Яшел Үзән шәһәрендәге хәрби заводка җибәрде. Анда без, яшь-җилкенчәк, хәрби кораллар ясадык: гильзаларга дары тутырдык. Арабызда немец әсирләре дә бар иде. Төшке аш вакыты җитү белән алар төгәл 12.00 сәгатьтә ашарга баралар иде. Безгә исә эшне туктатырга ярамый, ашау талонын тотып ач калабыз. Без ашханәгә барганда, ипи инде беткән була. Ашханә артына немецлар ашаганнан соң калган калдыкларны чыгарып түгәләр. Без, ашардай ризык калмаганмы дип, шунда актарынабыз. Чир эләктермәсеннәр дип, совет солдатлары безне куып җибәрәләр иде. Ачка нык интектек! Тамак туйган көнне хәтерләмим. Ул еллар бүген дә онытылмый, – дип искә ала Тәнфидә апа.
Тәнфидә апаның әтисен, олы яшьтә булгач, сугышка алмыйлар. Авылга гына түгел, күрше-тирә районнарга да даны таралган тегүче була ул. Тегүгә осталыгын белеп, Фәрхетдин картны Казан тегү фабрикасына эшкә җибәрәләр. Биредә ул сугышчыларның гимнастеркаларын, шинельләрен ямап, ремонтлап, янәдән фронтка озата торган була.
– Солтанфатыйх һәм Вәҗетдин абыйларым икесе дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китте. Солтанфатыйх абыема сугыштан исән-сау әйләнеп кайту насыйп булды. Вәҗетдин абыем хәбәрсез югалды. Элек һәр гаиләдә итәк тулы бала була торган иде. Әнкәй дә, 12гә тулсын дип, дистәдән артык балага гомер бүләк иткән. Өч сеңлем басуда калган ашлыкны ашап үлде. Аны әткәй белән әнкәй дә ашаган. Алар, бизгәк тотып, авырып, урын өстендә ятканда, авыл картлары балаларын күмеп кайткан. Ул вакытта, басуда калган ашлыкны ашап, Ташлыяр авылы халкының яртысы кырылды, – ди райондашыбыз.
Тәнфидә Шәйхетдинова яшьтән үк гел авыр эштә була. Хәрби заводтан соң урман кисәргә бара, торф та чыгарырга туры килә.
– Торф чыгаруда марҗа хатыннары бик күп иде. 1,5 метр буем белән мин ул түтәйләрнең кендегеннән генә идем. Торф баса торгач, чимал ияккә кадәр җитә иде. Торф чыгарудан кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Тормыш иптәшем Зыятдин белән эштә дә, өйдә дә гел бергә булдык. Өч бала үстердек. Үткән гомерне искә алам да күзләрне яшь каплый. Атлас урманына үлән җыярга менгән вакытларым бүген дә күз алдымда. Көнгә өч мәртәбә менә идек. Өйгә кайтып җиткәнче җыйган үләннең яртысы бетә иде. Ачлык, ялангачлык белән үткән яшьлегемә сугыш мәңгелек тамга салды, – дип истәлекләрен барлый Тәнфидә апа. – Сугыш беткән көнне без, 15-20 хатын, бәләкәй арба тартып, Бөгелмә шәһәренә орлык алырга киттек. Кечкенә арбага бер капчык орлык салып алып кайтабыз. Без кайтканчы авылда, бер сыерны суеп, аш пешереп, бөтен авыл халкын сугыш беткән хөрмәткә сыйлаганнар. Безгә аш калмаган. “Сугыш бетте!” дигән хәбәргә авылдагы Мәрзия исемле усал телле хатын: “Бетсә соң! Безнең ирләр әллә кайчан үлде бит инде!” – дип әйтә. Сугыш тәмамлану да кемгәдер шатлык, кемнәргәдер гомер дәвамына сузылырлык җан ярасы алып килде.
Тәнфидә апа бүгенге көндә Базарлы Матак районында кызы Фәйрүзә тәрбиясендә, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә гомер кичерә. – Әнкәй әткәйдән биш яшькә зуррак иде. “Нигә үзеңнән яшь егеткә кияүгә чыктың?” – дигәч, әнкәй: “Безгә кияү булырдай егетләр сугыштан әйләнеп кайтмады. Ир-егетләр алтын бәясенә тиң иде. Атагыз шул гәүһәрләрнең берсе булды”, – дип җавап кайтара иде. Әнкәемә Аллаһым саулык бирсен! Аның янәшәсендә мин үзем дә бала кебек, гәрчә инде күптән әни, әби булсам да! – ди Тәнфидә апаның кызы Фәйрүзә Вилданова.
Фото – Шәйхетдиновларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев