Ташлыярлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Ташлыяр авылы уңганнары 125 саклану челтәре үргән. Егетләргә ярдәм итү өчен алар вакытларын да, көчләрен дә кызганмый
– Узган айда егетләргә ярдәм озатылды. Без дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-ярак, күчтәнәчләр җибәрдек. Саклану челтәрләрен үрүдә осталыгыбыз арта бара. Бер маскировка челтәре дистәләгән егетнең гомерен саклап кала, диләр. Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче үргәндә үк килеп чыкмаска мөмкин. Кайвакыт, сүтеп, яңадан үрергә дә туры килә. Кызлар бу эшкә интернет челтәреннән карап та өйрәнде, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләребез көйләнеп китте. Арабызда якыннары МХОда хезмәт итүчеләр дә шактый. Авылдан сигез егетебезне махсус хәрби операциягә озаттык, өчесе батырларча һәлак булды, бер егетебез хәбәрсез югалды, – ди Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева.
Хатын-кызлар ял һәм бәйрәм көннәре белән исәпләшеп тормый, авыл мәдәният йортына җыелып, токмач җәяләр, саклану челтәре үрәләр. Бәйрәм ялларында һәм каникулларда бу эшләргә каникулга кайткан оныклар һәм мәктәп укучылары да кушыла.
– Бүген көнгә кадәр 120 данә саклану челтәре үреп җибәрдек. Озак яна торган шәмнәр, шырпылар ясадык, сохарилар әзерләдек, күпләп җылы кием-салым, юрганнар да озаттык. Бу эшләрнең барысы да авыл халкы көче белән башкарылды. Бертөркем кызлар токмач җәя, кисә, икенчеләре шифалы үлән чәйләре тутыра. Беребез дә тик утырмый, һәр минут кадерле! Җылы теләкләр теләп, догалар укып тупланган ярдәмнең шифасы, ярдәме тисен! – ди волонтер Флүрә Харисова.
Маскировка челтәре үрүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә булуына карамастан, эш-хәрәкәтләренә күз иярми. Илебез иминлеге өчен көрәштә бердәм булырга кирәк, ди алар.
– Якыннары махсус хәрби операциядә булучыларга авыр. Һәр көн телефоннан шалтырату, хәбәр көтәләр. Бүгенге көнне егетләргә күбрәк көрәнсу төсләрдәге маскировка челтәрләре кирәк. Мондый саклану челтәрләре егетләрне пилотсыз камералардан һәм дошманның күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала. Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуларын күреп сөенәбез, – ди китапханәче Гүзәлия Фатыйхова.
Гуманитар ярдәм озатуда тырыш хезмәт куйган Рәмзия Габдуллина, Сәкинә Шәйдуллина, Флүрә Харисовага Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Булган проблемаларны уртага салып чишәбез. Максатыбыз уртак, барыбыз да җиңү өчен тырышабыз. Өлкәннәрне шушы теләк яшәтә, яшәргә көч бирә. Өйдә бикләнеп ятучы пенсионерлар да бу эштә үзләрен кирәкле итеп тоя. Илләребез имин булсын! Һәр егеткә туган ягына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын! Бездән иң зур теләк шул, дөнья тизрәк тынычлансын иде, – ди волонтер Резеда Вәлиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев