Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Чын ир-егетләр хәрби хезмәтне сайлый

100дән артык райондашыбыз контракт нигезендә хезмәт итә.

Контракт нигезендә хезмәт итү нәрсәсе белән отышлы? Контрактны нинди срокка төзергә була? Контракт хезмәтендәгеләргә нинди ташламалар каралган? Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов белән шул хакта сөйләштек.

– Дажгын Гаджиевич, ничә райондашыбыз контракт нигезендә хезмәт итә?

– Бүгенге көндә РФ Кораллы көчләрендә Мөслим районыннан 100дән артык ир-ат контракт нигезендә хезмәт итә. Аларның күбесе төрле частьләрдә хәрби әзерлек курсларын үтә.

– Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

– Район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә “Дәүләт хезмәтләре” порталында яки “Службапоконтракту.рф” сылтамасы буенча шул исемдәге сайтта гариза калдыру мөмкинлеге дә бар. Сораулар булса, 117 яки 8-960-062-98-96 номерларына шалтыратырга мөмкин.

– Контракт буенча хезмәт итү өчен нинди документлар кирәк?

– Беренче чиратта гариза язарга, медицина тикшерүе үтәргә кирәк. Хөкем ителмәү турында документ булырга тиеш. Автобиография һәм анкета (формасын “службапоконтракту.рф” сылтамасы буенча кереп алырга була), паспорт, хәрби билет (булса), никах турында таныклык, балаларның туу турында таныклыгы, белем турында документ белән район хәрби комссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документларны тупларга волонтерлар да ярдәм итә.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев