Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Булдыклы егет иде

Якыннары махсус хәрби операциядә һәлак булган Илдар Фәхриевне искә ала.

Кайгы җилләре Тугаш авылы капкасын да шаыды. Узган атнада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган 32 яшьлек Илдар Фәхриевне җирләделәр. 

29 апрель көнне Илдар Фәхриев соңгы мәртәбә якыннары белән элемтәгә керә. Энесе Булатка: “Әгәр һәлак булсам, кабер ташына Фәхриев Илдар Ландыш улы” дип язсыннар дип, гозер-әманәтен әйтә. 29 апрель көнне алар һөҗүмгә бара. 2 май көнне райондашыбыз каты яраланып, аягын һәм кулын сындыра. Яралыларны алып чыкканда, машинаны шартлаталар. Алар арасында Илдар да була...

Илдар – Яр Чаллы егете. 4 сыйныфка күчәр алдыннан әнисе белән Тугаш авылына күченеп кайталар. Бик шук, шаян, җор телле булуы белән үзенә тартып тора ул.

– Гел хәбәрләшеп, сөйләшеп тордык. Мәктәптә укыган вакыттан ук дуслар булдык. Илдарның йөзеннән елмаю китми иде. Аллаһы Тәгалә аңа иң яхшы сыйфатларны гына биргән. Кешеләргә кушамат тагарга хирыс булды ул. Үзенә “Фахр” дип эндәшә идек. Гадәттә егетләр костюм-чалбар кияргә яратмый бит, ә безнең Илдар һәрваыт эшлекле стильдә киенеп, чиста-пөхтә йөрде. Сыйныфта иң кыска буйлы егет булса да, спортта да, сәнгатьтә дә сынатмады. Җыр дисеңме, шигырь сөйләүме – барысын да булдыра иде. Әйтеп аңлатып булмаслык нур бөркелә иде аннан. “Иде” дияргә тел әйләнми. 9 сыйныфтан соң Илдар укуын Яр Чаллы кадетлар мәктәбендә дәвам итте, – ди Яр Чаллыдан сыйныфташын соңгы юлга озатырга кайткан Гөлназ Хасимова.

Лилия Шәймиева

 Фото – Л.Фәхриеваның гаилә архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев