Булат – алгы сызыкта
Махсус хәрби операциягә ул контракт төзеп киткән. Күптән түгел райондашыбыз ялга кайтты
Булат Галимов – Мөслим егете. Махсус хәрби операциягә ул контракт төзеп киткән. күптән түгел райондашыбыз ялга кайтты.
Булат, мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам итә. “Агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү” белгечлеге алып, хезмәт юлын Кама моторлар заводында башлый. 2024нче елның 1 апрелендә ул контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.
– Башта Луганск шәһәрендә медицина буенча укуларда булдым, яралыларга беренче ярдәм күрсәтү алымнарын үзләштердем. Хәзер Херсон юнәлешендә хезмәт итәм, Днепр елгасы буенда даими кизү торабыз, – ди Булат.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 май саныннан укыгыз
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев