Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Без бармасак, кем барыр?!

Районыбыздан махсус хәрби операциядә иң күп катнашучылар – Рус Шуган авыл җирлегеннән.

Рус Шуган авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә 14 ир-егет китте. Кызганыч, аларның берсе – Иван Шильнов батырларча һәлак булды. Биш ир-егет мобилизацияләнгән, сигезе контракт нигезендә хезмәт итә. 

– Унөч ир-егетнең сигезе – гаиләле. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, якыннарына ярдәм итеп торабыз: кирәк кешегә утын алып кайтып бирәбез, кайберләренә дәвалау учреждениеләренә юл чыгымнары өчен түлибез. Бер егетебез Санкт-Петербург госпиталендә дәваланды, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Авыл халкы маскировка сеткаларын да бәйләп җибәргән. Техника, окоплар өстенә ябу өчен кулланылучы сеткаларны сатып алучылар да булган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга сало, тозланган кәбестә, иттән тушенкаларны да күпләп җибәргәннәр.

– Бөтен эшне авыл мәдәният йортында башкарабыз. Кемдер бәйли, кайсылары маскировка сеткасы үрә, кемнәрдер токмач кисә. Бөтен эшне дә ихластан, егетләр тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсын, дип башкарабыз, – ди Альбина Басорина.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Рус Шуган авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев