Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Батырлык ул – рухи матурлык

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбызның исеме мәңгеләштерелде

Симәк мәдәният йортында узган тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Чара барышында Мөслим туган якны өйрәнү музееның махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәсе дә эшләде. 

– Бүген без Ватан алдында изге бурычын үтәп, батырларча һәлак булган райондашыбызны искә алырга җыелдык. Татарстан Республикасы махсус хәрби операциядә меңләгән егетен югалтты. Кызганыч, алар арасында Мөслим егетләре дә бар. Булатның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Якыннары аның елмаюын беркайчан да онытмас. Имин күк йөзе, тыныч таңнар, якты көннәр өчен үзен корбан иткән Булатның әнисенә, туганнарына рәхмәтемне җиткерәм. Батыр райондашыбызның урыны оҗмах түрендә булсын! – диде Альберт Хуҗин.

Булат – Симәк авылы егете. Ул 1987 елны дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы һөнәр училищесында укып, пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәтне Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә башлый. Соңыннан Екатеринбургта танкист-наводчик була.

– Булат кечкенәдән кул арасына кереп, ярдәм итеп үсте. Ихатада аның кулы тимәгән бер генә җир дә юктыр. Нинди эшкә тотынсам да, янымда ярдәмчем, терәгем барлыгын тоеп яшәдем. Сөйкемлелеге, дөньяны яратуы белән аерылып торды. Яшәргә, тормышның һәр мизгеленнән тәм табарга ашыкты. Махсус хәрби операциягә киткәндә дә автобус тәрәзәсеннән елмаеп кул болгады. Бу елмаю беркайчан да онытылмас! Күңелдә улымның эчкерсез сүзләре, назлы елмаюы сакланыр. Бер анага да бала кайгылары күрергә, хәсрәт-сагыш утларында янарга язмасын! – диде Булатның әнисе Лениза апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 5 декабрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев