Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Авылның батыр улы

Бөек Ватан сугышына Нарат Асты авылыннан 86 ир-ат китә. Аларның яртысыннан күбесе яу кырында ятып кала. Ил азатлыгы өчен батырларча көрәшкән Габдулла Нәбиевкә туган авылына җиңү белән кайту насыйп була.

Габдулла Нәбиев, унҗиде яше тулгач, Чувашстанга хәрби училищега укырга китә. Хәрби әзерлек үткәннән соң,1943нче елның февралендә сугышка алына. Авылдашыбыз Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Сугышта өч тапкыр яралана. Габдулла Нәбиев, шәһәр-авылларны азат итә-итә, Германиягә үк барып җитә. Габдулла Нәбиев “Бөек Ватан сугышы”, “За оборону Ленинграда”, ике “За отвагу”, “За победу над Германией” медальләренә лаек була. 

Сугыштан соң Г. Нәбиев Литвада УМГБда (дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы идарәсендә) хезмәт итә. Ул һәрвакыт гаделлек ягында була, кешеләргә ярдәм итә. Габдулла Нәбиев илнең төрле почмакларында була, аның аяк басмаган шәһәре дә калмагандыр. Үзбәкстан, Казахстан якларыннан рәхмәт хатлары килеп тора. 

Габдулла абый 1953 елда гына авылга кайтып төшә. Хәрбиләрчә төз басып йөрүче яшь офицер Нарат Асты кызы Фәридә апаны гомерлек яр итеп сайлый. Алар ике кыз, ике ул үстерәләр. Фәридә “Кызыл Октябрь” колхозында терлекчелек тармагында эшли. “Атказанган колхозчы” исеменә, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең өч медаленә лаек була, машина белән бүләкләнә. Габдулла абый колхозга арба, чана ясый. Ул рәсем ясарга да ярата. Ә лозунглар язу аның яраткан шөгыле була. Габдулла абый 2002 елда бакыйлыкка күчә. 

Хәсинә Галиева. 

Нарат Асты.

Фото – Нәбиевләрнең гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев