Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

“Анда мине көтәләр!”

Сергей – Тат.Бүләр авылы егете. Махсус хәрби операциягә ул моннан 8 ай элек контракт төзеп китә. Бүген ул кыска вакытлы ялга кайтты.

– Кечкенәдән хәрби булырга хыяллана иде улым, тик ничектер барып чыкмады. Илдә шушындый хәлләр башлангач, бер фикергә килеп, контракт нигезендә хезмәт итәргә булды. Ил тынычлыгы, ил иминлеге зур нәрсә булса да, кадерле балаңны яу кырына җибәрү генә бик авыр икән. Мин улым белән чиксез горурланам, шул ук вакытта кайгырам да. Монысы гаҗәеп тә түгелдер: әни кеше газизе өчен ничек борчылмасын инде. Улым белән телефоннан сөйләшкән вакытта: “Әни, барысы да әйбәт, барысы да яхшы, кайгырма“, – дип мине тынычландырып кына тора, – ди батырның әнисе.

Сергейның позывное – “Строй”. Һәрвакыт әзерлек сызыгында булганга, җитезлеге, куркусызлыгы өчен аны шулай атаганнар.

– Тормыш иптәшем белән мәктәптә укыганда таныштык. Мин – Түбән Кама шәһәре кызы. Югары сыйныфларны Тат. Бүләр мәктәбендә укыдым. Сергей игътибарлы, йомшак күңелле булуы белән үзенә җәлеп итте. Алар гаиләдә ике бала. Энесе дә, тормыш иптәшем дә әниләрен бик хөрмәт итеп яшиләр. Хатын-кызны ихтирам иткән ир-атлар тормышта да ныклы таяныч була, – ди тормыш иптәше Ләйсән.

Фото – Татар-информ архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев