Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзара салым

Асылмалы күпер

Һәр районның, авылның социаль яки табигый үзенчәлекле объекты бар. Вәрәшбаш авылындагы асылмалы күпер – районда бердәнбер.

Гадәти күперләр бик борынгы заманнарда ук төзелсәләр, асылмалы күперләр Россиядә 1820 елда гына сафка баса. 1934-1936 елларда Советлар Союзында мондый күпер Алтайда Катунь елгасы аша салына.

Вәрәшбаш авылы күперенең тарихы 1964 елдан башлана. Күпер салуда катнашкан Гыймазетдин Әхмәтов, Шәехҗан Шәйхразиев, Гомәр Кирамов, Риф Сәхәүтдинов күптән вафат.

Ул чорда авыл Киров исемендәге колхоз составында була. Колхоз кирәкле материалларны юнәтеп, эшне авыл халкы белән берлектә башкара. Авылны икегә бүлеп торган тирән чокырны тоташтыручы бу мөһим төзелеш объекты еллар үткәннән соң да әһәмиятен югалтмый. Чокырның киңлеге 35 метр гына булса да, тирәнлеге – унсигез метр! Турыга башкача берничек тә үтеп булмый, ә урый башласаң, шактый ерак юл килеп чыга.

Күпер салынганнан бирле (ун ел саен) ремонт үткәрелә. Черегән, таушалган такталар алыштырыла, трос тарттырыла, искергән детальләр янәдән эретеп ябыштырыла. Бу эш быел үзара салым хисабына башкарыла. Каен такталар кайтартып, эшкәртеп, пропитка белән буяганнар. Болай эшләгәндә күпер чыдам да, матур да була. Авылның уңган ир-егетләре Равил Гыйздуллин, Алис Галиев соңгы эшләрне тәмамлап килә.

Күпердән ерак түгел гомер итүче Мәлүфә апа Мәүләветдинова күпернең ул шушы авылга килен булып төшкән елны салынуын искә алды. “Күпер бик кирәк! Юлны кыскарта, бигрәк тә балалар бакчасына сабыйларын илтүче әниләргә уңайлы”, – ди ул.

Ашаган белми, тураган белә, диләр. Үзара салым, җыйганда күп кебек тоелса да, акчаны бүлгәли башлагач, бармак арасыннан аккан су кебек юкка чыга. Әмма Вәрәшбаш авыл җирлегендә үзара салым хисабына шактый күләмле эшләр башкарылган.

– Иске Вәрәштә “Мост” җәмгыяте ярдәме белән 1 километрга якын асфальт юлда чокыр ремонты ясалды, калган юлларга гравий җәйдердек. Ике авылда да су башняларының искергән, тузган тимер торбаларын пластикларга алыштырдык. Җирлектә берничә чишмә бар. Аларны карап, барлап торабыз. Төзекләндерү һәм яшелләндерү үзәге белән берлектә “Борһан” чишмәсенең баскычларын яңарттык, – ди авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. – Авылның актив хатын-кызлары белән чишмә тирәсен чүп-чардан, үләннәрдән арындырдык. Вәрәшбаш урамындагы торба башларын балчык, ком, ташлардан чистарттык. Зират юлы бик текә иде, шәхси эшмәкәр Азат Хөснуллин ярдәме белән аны кистереп, тигезләдек. Быелга планлаштырылган эшләр төгәлләнү алдында. 1 миллион сумнан артык җыелган акчаның бер өлешен кыш көне юлларны карап тоту өчен “Мост” җәмгыятенә күчерәбез. Аларның эшеннән авыл халкы бик канәгать.

Һәркемнең авылны матур итеп күрсәтәсе килә. Моннан алтмыш ел элек салынган асылмалы күпер дә, “яңа күлмәген” киеп, кайткан-киткәннәрне сөендереп, үткәннәрне искә төшереп, озак еллар халыкка хезмәт итсен иде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев