Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзара салым

Үзара салым хисабына – күпер ремонты

Рус Шуган авыл җирлегеннән җыелган үзара салымны республика ярдәме белән дүрт тапкыр арттыргач, ике миллион сумга якын акча тупланган.

Рус Шуган авылы җирлегенә Татар Смыловкасы, Рус Смыловкасы, Островка авыллары да керә. Авыл җирлегенең үзенчәлеге: өч авыл Ык елгасының – бер ягында, Рус Шуган икенче ягына урнашкан. Рус Шуганнан Татар Смыловкасы авылына Мөслим аша барганда 48 километр юл узарга кирәк, күпер аша алты километр ара килеп чыга.
Җыенда авыл халкы бертавыштан җирлеккә караган авылларны тоташтыручы күперне ремонтлауны сораган. Күпер моннан җиде ел элек яраксызга әйләнгән. Юллар җимерелгән, үлән үскән, күпергә керә торган урында чокыр барлыкка килеп, техника үтмәслек дәрәҗәгә җиткән, яр буйларын тал баскан. Югыйсә стратегик яктан мөһим объект мондый ташландык хәлгә килергә тиеш түгел кебек. Күперне төзекләндерү бик зур чыгымнар сорый. Быел үзара салым хисабына шушы күперне яңартуны, төзекләндерүне беренче планга куеп, эшкә тотынганнар. Җәй дәвамында “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы күперне сүтеп, өряңадан җыйган. Сынган, черегән өлешләрне алыштырганнар, ныклы булсын дип, өстәмә тимер балкалар эретеп ябыштырганнар, яраксыз хәлгә килгән тимер өслекләрне яңартканнар.

– Эретеп ябыштыручы гына да ике ай дәвамында эшләде. Зур гына мәйданны агач тамырларыннан чистарттык. Күпергә керә торган урыннар тигезләнеп, гравий түшәлде. Яр кырыйлары зур ташлар, плитәләр белән ныгытылды. Авылдан күпергә кадәр юлны грейдер тигезләде. Күпер ремонты өчен чыгымнар 1 миллион сумнан артты, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.  – Күпер ачылуын халык бик нык көтте. Рус Шуган авылының алма бакчасы аръякка утыртылган. Тауларында – җиләклек, болын-урманнарында гөмбә, төрле җимеш агачлары үсә. Бик күпләрнең пай җирләре дә шунда урнашкан. Иң мөһиме – күрше авылларда яшәүче туганнарга, дусларга бару, булышу мөмкинлеге туды. Күпер булгач, аралашу мөмкинлеге артты. Башкарган хезмәтебез файда китерә! 

Урам утларының хезмәт итү вакыты үтеп, янмый башлаганнары яңага алыштырылган. Авыл урамнарын ямьсезләп торучы хуҗасыз ихаталар чүп үләннәреннән, төзелеш калдыкларыннан чистартылган. Җирлектә юл кырыйлары һәрдаим чистартылып тора. Кышын тракторы булган җирлек кешесе белән килешү төзелеп, юллар кардан арындырыла. Бу эшне башкару өчен дә шактый акча тотыла. Җирлек башлыгының эшеннән халык бик канәгать.

– Альбина Басоринаның җирлек башлыгы булып эшли башлавына – бишенче ел. Аның инициативасы белән башкарылган эшләр бик күп.
Халык барысын да күреп, ишетеп тора, – ди Ксения Хисаметдинова.
Халык белән киңәшләшеп, килешеп эшләгәндә генә эш бара. Быелга планлаштырылган эшләр төгәлләнү алдында. Кышка кергәнче, төрле бәйгеләрдә откан грант акчаларын кушып, кар аттыручы трактор алып булмасмы, дигән уй белән яши җирлек башлыгы. “Тормышта төрле хәлләр була, кышын зират юлын гади трактор белән генә ачып булмый”, – ди халык.
Киләсе елга да эш планы төзелгән. Берничә ел элек, чүплеккә әйләнгән мәйданны чистартып, балалар мәйданчыгы ясаганнар. “Буш калган өлешне өлкәннәр өчен тренажер, спорт инвентарьлары белән җиһазлыйсы килә. Юллар торышын да игътибардан ычкындырырга ярамый”, – ди Альбина ханым. Киләсе елда үзара салымны тулысынча җыя алсалар, планлаштырылган эшләрнең барысын да башка- рырга мөмкин булачак.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев