Зәкиҗан Закиров
1942 нче елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Мари Эльдагы Суслангир “Үлем лагеры” нда бераз булганнан соң фронтка китә.
Зәкиҗан Закиров (1920-2006)
1942 нче елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Мари Эльдагы Суслангир “Үлем лагеры” нда бераз булганнан соң фронтка китә. Ул Көнбатыш фронт частьләрендә сугышның иң дәһшәтле урынында була. Гади солдаттан батальон комсоргы дәрәҗәсенә җитә. Ике тапкыр җиңел һәм бер тапкыр авыр яралана. 1946 нчы елның мартына кадәр армия сафларында хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсе белән кайта. Сугыштагы хезмәтләре өчен I дәрәҗә “Ватан сугышы ордены”, сугышчан хезмәтләре өчен бик күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Шулар белән бергә II группа Ватан сугышы инвалиды да булып кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев