Ягъфәр Борһанов
Борһанов Ягъфәр Борһан улы 1924 нче елның 21 нче январенда Мөслим районының Мәллә-Тамак авылында дөньяга килә.
Борһанов Ягъфәр Борһан улы 1924 нче елның 21 нче январенда Мөслим районының Мәллә-Тамак авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары унҗиде яшь була. 1942 нче елда фронтка чакырыла. 1946 нчы елда туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Сугышчан казанышлары өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале, күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Бабабыз җор телле, шат күңелле кеше иде. Шигырьләр, мәзәкләр сөйләргә яратты. Кызганычка каршы, 2000 нче елның 14 июнендә безнең арабыздан китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев