Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Райондашларыбыз иҗаты

Соңгы кыңгырау

– Танымадылар. Борылып та карамадылар! Илаһым, берсе дә яныма килеп сәлам дә бирмәде! Хәлемне дә сорамады. Танымадылар!

– Танымадылар. Борылып та карамадылар! Илаһым, берсе дә яныма килеп сәлам дә бирмәде! Хәлемне дә сорамады. Танымадылар!

Юл буе шушы сүзләрне күңеленнән кабатлап кайткан Зөһрәбану карчык, кече капкасының келәсен күтәреп ишегалдына кергәч, җан әрнүе белән тагын бер кат: “Танымадылар”, – дип кычкырып әйтеп куйды. Койма буенда тибенеп йөргән гаярь әтәч, тыныч, сабыр хуҗабикәсенең әлеге сүзеннән сискәнеп китте.

– Ни булган бу әбиебезгә? – дигәндәй, башын кыңгыр салып бераз карап торды. Бер гамьсез тавыклар исә, җим сорап, әбиләрен сырып алды. Берсенә дә игътибар бирмәгән әбиләренең көч-хәл белән өйалды баскычына менеп утырганын күргәч, әкрен генә таралыштылар. Бераз хәл алгач, карчык чигүле чүәкләрен салып баскыч читенә куйды. Ап-ак оекбашларын салып юл тузанын какты. Шуннан соң әкрен генә урыныннан торды, ишек төбендәге палас астыннан өй ачкычын алып, шактый азапланып йозакны ачты. Әбисенең кайтканын көтеп арыган мәчесе Актәпи койма өстеннән сикереп төште дә карчыкның аякларына сырпаланырга тотынды. Гаҗәп: әбисе гүя аны күрми дә, белми дә! Бу кадәр битарафлыкны көтмәгән мәче дә, читкәрәк тайпылып, әбисенә юл бирде. Өйалдына кергәч, карчык хәлсез куллары белән кармаланып ишек тоткасын эзләде... Ачкан ишеген дә ябып тормады, көч-хәл белән түрдәге караватына кереп ауды. Җаны кыйналган, хәлсезләнгән гәүдәсе тәмам изрәгән иде...

Күпме вакыт үткәндер, күзләрен ачканда, күкрәк өстендә тәпиләрен алга сузып, тыныч кына яткан мәчесен күрде.

– Бик озак ятканмын, ахры, – диде карчык тәрәзәгә карап. Язгы көннең кояшы салмак кына итеп офык артына тәгәри башлаган, өй эченә дә әкренләп караңгылык иңә башлаган иде. Карчык Актәпиен әкрен генә читкә алып куйды, башыннан сыйпады.

– Нәрсә, әбиең сөт тә бирмәдеме үзеңә? Әй бу әбиеңне, юньсезне! – дип сөйләнеп әкрен генә урыныннан торды. Аңа бераз хәл кергән, йөрәге дә тынычланган иде. Карчык мәчесенә сөт салып бирде. Өй эче бераз суынып киткән кебек тоелды аңа. Элгечтәге камзулына үрелде. Шунда гына ул өс киемен дә алыштырып тормыйча урынга ятканын аңлады. Ап-ак җирлеккә вак кына зәңгәр кыңгырау чәчәкләре сибелгән күлмәген бүген беренче тапкыр кигән иде. Ап-ак яулыгын да бүген генә сандыгыннан алып япты. Улы Газинурның соңгы бүләге иде алар. Шушы көнгә кадәр ул аларны улының истәлеге итеп саклады...

***

– Дөһрәттәй, сәлам! Иртәгә мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме була! Барасыңмы?

Койма өстенә менеп кунаклаган малай – күршеләренең оныгы Фәрит дәшә икән. Ул шулай бабасы белән әбисе янына еш килә. Күрше авылда гына яшәү-че оныкларын бик ярата әби-бабасы. Зөһрәбану карчыкка да бер юаныч ул. Болай да 40-50 йортлык кына булган авылларына да замана шаукымы тиде. Кайчандыр гөрләп торган авыл кечерәйгәннән кечерәя бара. Егермеләп йортта гына кеше яши хәзер. Авылда бала-чага да юк дәрәҗәсендә. Булганы да – ике-өч мәктәп баласы. Шуңа күрә оныкның килгәнен сагынып көтеп тора әби-бабасы да, Зөһрә әбисе дә.

– И-и, рәхмәт яугыры! Син чакыргач бармыйча булмас инде. Анда мине кертерләр микән соң? Син карт инде, диярләр. Анда бит балалар гына укый, – дигән булды карчык беркатлыланган булып.

– Кертерләр, – диде малай зурларча итеп. – Анда иртәгә зур нәчәлникләр дә килә, диде әти. Кеше күп була, диде. Әле бер “учуный” абый да килә, ди! Миңа бүләк тә бирәбез, диде укытучы апа, әйбәт укыган өчен.

– Маладис та соң үзең! Ничәнчене укыдың әле син? – диде карчык белмәмешкә салышып.

– Беренче класс бетте, наконец-то! – диде малай, уң кулын йодрыклап өскә күтәреп. – Ес! 

Карчык көлеп җибәрде:

– Нигә алай дисең, улым? Укуы рәхәт түгелмени?

– Түгел, – диде малай. – Әтиләр укыганда җиңелрәк булган. Кайбер чакта өй эшләрен мин түгел, әти белән әни дә эшли алмый әле.

– Алай икән, – дигән булды карчык. Шул арада каударланып кесәләрен актара башлады. – Кая куйдым соң? Кайсы кесәмә салган идем соң? Ә-ә, менә монсында икән. Улым килсә дип, кесәмдә генә йөртә идем. Менә яхшы укыганың өчен сиңа бер зуууур чупа-чупс! 

– Оһо, “жевачка”лысы икән! Рәхмәт, Дөһрәттәй. Пока! – диде Фәрит. – Әти чакыра. Ничек кинәт пәйда булса, шулай ук юкка да чыкты малай.

Әнә шундый сөйләшү булган иде кичә көндезге якта. Малай белән сөйләшкәннән соң карчыкның күңеле тулып китте. Менә ничә еллар инде аны беркемнең дә Беренче кыңгырау бәйрәменә дә, Соңгы кыңгырауга да чакырганы булмады. Югыйсә, ире Гомәр белән бергәләп колхоз үзәгендә урнашкан Камышлы урта мәктәбендә 40ар ел укыткан укытучылар иде алар. Зөһрәбану – математикадан, Гомәр исә физикадан балаларга төпле белем бирергә тырыштылар. Икесе дә тирән белемле, таләпчән, әмма гадел укытучылар булды. Баштан ашкан җәмәгать эшләренең дә үзәгендә кайнадылар. Халык аларны, бер-берсеннән аермыйча, хөрмәт белән “мөгаллим Сабуровлар” дип йөртте. Күрше авылдан килеп, йөреп эшләсәләр дә, сайлаган һөнәрләренә хилафлык китермәделәр. Дәресләр тәмамлангач та кайтып китәргә ашыкмадылар. Балалар белән өстәмә шөгыльләнүләр гадәти санала иде ул вакытларда. Теманы аңламаган, өй эшләрен эшли алмаган балалар белән сәгатьләр буе утырган чаклары еш булды аларның. Хәзер әнә репетитор дигән халык барлыкка килгән, ди. Имтиханнар вакытында өйләренә кичен генә кайтып керерләр иде. Югары уку йортына әзерләнүчеләр өчен дә җәй буе диярлек капкалары ачык булды аларның. Кеше шикелле зур йорт та җиткермәделәр, күпләп мал да асрамадылар. Көн-төн мәктәп дип, укучылар дип яшәделәр. Авырып дәрес калдырганы да булмады кебек Зөһрәбануның. Шулай да бер тапкыр булган икән андый хәл. Ул елны аларда районның мәктәп директорлары семинары булды. Зөһрәбануга, тәҗрибәле укытучы буларак, ачык дәрес куйдылар. Иртәгә семинар дигән көнне, кинәт тән температурасы күтәрелде. Даруларның да, лимонлап, карлыган яфраклары салып эчкән чәйнең дә, юкә балының да файдасы тимәде. Мәктәпкә югары температура белән китте ул. Бармый калса, аны дөрес аңламаслар, дип уйлады. Үзенә ышаныч белдергән, аңа зур өметләр баглаган дирекциянең йөзенә кызыллык китерәсе килмәде. Чараны өзү аның өчен зур бер җинаять иде.

Класска керер алдыннан берьюлы ике аспирин эчте һәм бөтен көчен туплап дәрес бирде. Аның эшенә, методик осталыгына, балаларның белеменә югары бәя бирделәр, әмма берәү дә укытучының нинди хәлдә дәрес биргәнен сизмәде. Семинар тәмамлангач, көч-хәл белән өенә кайтып ауды Зөһрәбану һәм өч көн буе урыныннан тора алмый авырып ятты. Гомәре, улы күпме генә бармаска үгетләсәләр дә, дәресем күп кала дип, дүртенче көнне торып мәктәптә китте...

***

Бердәнбер уллары Газинур да мәктәптә үсте, алар белән мәктәптә яшәде, диярлек. Кайнанасы Гандәлиф, Газинурга дүрт яшь тулганда бакыйлыкка күчкәч, куяр урын булмаганлыктан, малайны үзләре белән алып йөрделәр. Мәктәптә малайга “полк улы” дигән кушамат та тагып куйдылар. Бик сәләтле бала иде. Укырга кергәнче башлангыч класс программасын үзләштерсә дә, аны икенче класска гына кабул иттеләр. Укудан күңеле сүрелер инде дигәннәр иде. Тик алай булмады. Укырга кергәнче ярты гомерен мәктәп китапханәчесе Фәрәһия апасы янында уздырган малай китап укырга бик яратты. Мәктәп, авыл китапханәсенең иң актив укучысы булды ул. Алга таба әти-әнисе алдырган фәнни-техник журналларны кызыксынып укып барды. Спортны үз итте. Мәктәп, район күләмендә уздырылган спорт ярышларында бары призлы урыннар гына яулады. Аеруча чаңгы, җиңел атлетика ярышларында аңа тиңнәр юк иде. Әтисе кечкенәдән малайны шахмат уйнарга өйрәтте. Ял көннәрендә сәгатьләр буе шахмат тактасына текәлеп утырган ире белән улына кайчагында үртәлеп тә куя иде Зөһрәбану.

Әти-әнисенең эшләре җаваплы һәм күп булуын аңлап үсте, аларга бер дә өстәмә мәшәкать тудырмады уллары. Киресенчә, үсә төшкәч, алар кайтуга йорттагы эшләрне тәмамлап, хәтта кичке ашны да пешереп куя иде. Аңа эш кушасы да юк, бөтенесен үзе белеп, җиренә җиткереп эшли торган булды.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады Газинур. Документларын авиация институтына илтеп тапшырды. Ике елдан соң, курсташларын, үзенә зур өметләр баглаган институт укытучыларын шаккаттырып, Рязань шәһәренә десантчылар әзерли торган хәрби училищега китте. Егетнең кечкенәдән хәрби булырга хыялланганын белгән әти-әнисе өчен бу көтелмәгән хәл түгел иде. Алар улларына каршы килмәделәр. Училищены да бик яхшыга тәмамлады егет. Һәм бераздан аны Әфганстанга җибәрделәр... Ерак һәм билгесез сәфәргә кузгалыр алдыннан, Газинур ике генә көнгә әти-әнисе янына кайтып килде. Моның соңгы күрешү икәнен ана бөтен йөрәге белән тойса да, улына да, иренә дә сиздерергә тырышмады.

– Әнием, менә сиңа бүләкккә күзләрең кебек зәңгәр кыңгырау чәчәкләре төшкән күлмәклек белән ак яулык алдым. Син бит ак һәм зәңгәр төсләрне яратсың. Монысы сиңа, әткәй: десантчылар формасы. Син дә бит десантчы! Хәрби булу теләген син уяттың миндә. Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем минем! – диде әти-әнисен кочаклап. – Мин озакка китмим. Кайткач, булачак киленегез белән таныштырырмын үзегезне! Сез исән-сау булып көтегез генә, – диде уллары.

Әйе, кайтты уллары бер елдан соң, тик цинк табутта! Ана Кызыл йолдыз ордены белән командованиенең Рәхмәт хатларын улының алтын медале сакланган шкатулкага салып куйды һәм шул көннән башлап аны ачып караганы да булмады. Йөрәк ярасын кузгатасы килмәде. Улы турында газетага язарга килгән журналистларны да кире борды, мәктәп укучыларына да бик ачылып бетмәде. “Бу йортта Әфган сугышы каһарманы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Сабуров Газинур Гомәр улы яшәде” дигән элмә тактаны куярга да сыкранып кына ризалашты Сабуровлар. Капкадан кергәндә, Зөһрәбану ул язуларга карамаска тырышты. Ана өчен баласы һаман исән, менә-менә кайтып керер кебек тоелды. Яшәде... Нинди җан өшеткеч сүз! Яши генә башлаган иде бит югыйсә уллары!

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев