Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Земфирадан – кетчуп

Соус, майонез, кетчуп кебек аш тәмләткечләрне һәркем үз итә. Өй шартларында ясалганнары исә “химия”сез булуы белән аерылып тора. Иске Смыловка авылында яшәүче Земфира Усковадан бик тәмле кетчуп рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 2 кг помидор, 300 г алма һәм шул ук күләмдә суган, 90 г шикәр комы, бер аш калагы тоз, ярты чәй калагы борыч һәм шул ук күләмдә корица, 5 данә канәфер, 125 мл 6 процентлы уксус.

Эш тәртибе: помидор, алманы һәм суганны турап, блендерда болгатабыз да, тирән савытка салып, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, газны кысып, капкачын ябабыз һәм төгәл бер сәгать кайнатабыз. Әлеге массаны 10-15 минут саен болгатып торабыз. Бер сәгать кайнагач, блендер белән кабаттан болга-тып алабыз да, өстен ачып, тагын 30-40 минут кайна-табыз. Соңыннан шикәр комы, тоз, борыч, корица, канәфер, уксус салып, 6-7 минут чамасы кайнатып алабыз. Канәферне алып, тагын 2-3 минут ут өстендә тотабыз. Сүндереп, бераз вакыт үткәч, җылымса ки-леш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Тәмле булсын!

Фото Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев