Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган балык

Куян елын каршы алганда табынга тавык итеннән, балыктан ризыклар әзерләргә мөмкин. Райондашыбыз Әлфинур Сабирова Яңа ел табынына ел саен тутырылган горбуша әзерли. Әлеге рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1 горбуша балыгы, уртача зурлыктагы 1 суган, 1 кишер, 100 грамм дөге, 4-5 тырнак сарымсак, кыздыру өчен 10 аш калагы көнбагыш мае һәм өстен майлау өчен тагын 5 аш калагы көнбагыш мае, тәменчә тоз, кара борыч, 1 чәй калагы паприка, 1 чәй калагы прованс үләннәре тәмләткече.
Әзерләү тәртибе. Балыкны чистартабыз, саңакларын алабыз. Башы белән бергә сак кына, ертмыйча, тиресен салдырабыз. Филеның сөякләрен, кылчыкларын чистартабыз һәм иттарткычтан чыгарабыз. Ул арада дөгене ярымәзер хәлгә килгәнче пешерә торабыз. Суганны үсемлек маенда кыздырабыз, өстенә угычтан уылган кишер кушабыз да йомшарганчы кыздыра-
быз, аннары вак итеп туралган сарымсак өстибез.
Дөгегә кыздырылган яшелчәләрне, балык фаршын, тәмләткечләрне кушабыз. Балык тиресенә эчлекне тыгызлап тутырабыз. Эчлек балык эченә сыеп бетәргә тиеш. Энәгә ике кат җеп саплап, дүрт кат булырлык итеп очын төйнибез дә балыкның койрыгыннан башлап, корсагын, берәр сантиметр атлатып, тегеп чыгабыз. Тутырылган балыкны пергамент җәелгән аслыкка урнаштырабыз һәм, тиресе яргаланмасын өчен үсемлек мае белән майлап, 220 градус кызулыктагы духовкада ярты сәгать пешерәбез.
Тәмле булсын!
Фото - Ә.Сабированың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев