Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Томалап пешерелгән куян ите

Куян ите диетик ит булып санала. Райондашыбыз Алия Зиннурова томалап пешерелгән куян ите рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: куян ите, сары май, өч аш калагы каймак, уртача зурлыктагы 1-2 кишер, шул ук күләмдә башлы суган, 1 аш калагы томат пастасы, ит шулпасы, тоз, төелгән кара борыч.

Әзерләү тәртибе. Яхшылап юылган куян түшкәсен өлешләргә бүләбез. Һәр кисәкне тоз, борыч сибеп ышкыйбыз да сары май салынган тирән кәстрүлгә тезәбез. Өстенә боҗралап туралган суган һәм кишер, каймак, томат пастасы, ит шулпасы салабыз. Тоз, борыч сибәбез дә өстен ябып духовкага куябыз. Ит духовкада 2 сәгать чамасы томаланып пешәргә тиеш. Итне табынга кайнар килеш, куе яшелчә соусы белән бирәбез. Аерым савытта эре итеп турап кыздырылган бәрәңге чыгарабыз. Тәмле булсын!

Фото –  А.Зиннурованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев