Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Тәмле” салаты

Җиңел үзләштерелүче, тәмле һәм туклыклы ризык – салатларны яратмаган кеше бармы икән?! Салатларның ниндиләре генә юк?! Райондашыбыз Алсу Бубековадан бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм пешкән тавык ите, 180 грамм сельдерей, уртача зурлыктагы ике тозлы кыяр, 100 грамм пешкән гөмбә, 100 грамм майонез, 15 грамм горчица, тәменчә тоз.
Әзерләү тәртибе. Сельдерейны, тавык итен, тозлы кыярны, пешкән гөмбәне – барысын да озынча итеп, саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне тирән эчле савытка салып, тоз, майонез, горчица өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны савытка тау итеп өеп, салкын килеш табынга куябыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - А.Бубекованың шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама